Мәчетләрдә һәм Татарстан мөхтәсибәтләрендә гүзәл затлар өчен махсус чаралар узачак.

 31 12

 

Әлеге дата уңаеннан мәчетләрдә һәм Татарстан мөхтәсибәтләрендә гүзәл затлар өчен махсус чаралар узачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

1 февральдә Алабугада мөслимәләрне берьюлы берничә вакыйга көтә. Көндезге сәгать 11:00дән 13:00гә кадәр «Мираж» сәүдә үзәгендә кызлар өчен яулык бәйләү буенча мастер-класс узачак, ә Җәмигъ мәчете каршындагы уку корпусында хатын-кызларга хиҗаб һәм сәламәтлек турында мавыктыргыч лекцияләр укыячаклар һәм кына белән бизәү буенча мастер-класслар бирәчәкләр. Катнашучылар чәй эчеп таралышачак.

1 февральдә Чаллыда 13:00 сәгатьтә 29 гимназия базасында «Милли кием бик килешә үзеңә!» темасына түгәрәк өстәл узачак. Шулай ук 1 февральдә Бөгелмәдә «Ирхам» мәчетендә кызлар өчен «HIJAB Day» исеме астында очрашу узачак. Программа 14:00 сәгатьтә башлана.

7 февральдә 16:00 сәгатьтә Балык Бистәсе Мәдәният йортында «Кием — күңел көзгесе» исемле ярминкә узачак. Аның программасында шулай ук дефиле, лекцияләр, мастер-класслар, чәй эчү һәм башка чаралар планлаштырылган.

Хиҗаб көненә багышланган тагын бер вакыйга Чистайда «Камалия» үзәгендә көтелә. Биредә 10 февральдә «Преображение. Лучше, чем вчера» дип исемләнгән чара узачак. Анда кызлар өчен лекцияләр укыячаклар, тренинглар, рәсем, макияж, косметология буенча мастер-класслар үткәрәчәкләр.

Казанда Хиҗаб көне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тырышлыгы белән билгеләп үтеләчәк. 5 февральдә фонд үз кул астындагыларны — кызларны, туташларны һәм аларның әниләрен җыячак. Очрашуның махсус кунагы танылган җырчы Гүзәлем булачак, ул яулык бәйләү буенча мастер-класс уздырачак. Бер уңайдан мөселманнар мавыктыргыч лекцияләр тыңлаячаклар, уеннарда, конкурсларда катнашачаклар.

Источник: ДУМ РТ

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX