Проектта катнашып, җиңү яулаган төбәк автономияләре җитәкчеләренә премия алу өчен сертификатлар бүләк иткәннәр
Мәскәүдә Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советының киңәйтелгән утырышы узган. «Уңыш» бәйгесе кысаларында алар өчен остаханәләр үткәрелгән.
Төбәкләрдә эшләүче җирле автономия рәисләре һәм андагы татар мәдәният үзәк җитәкчеләре өчен грантлар язу буенча дәрес, остаханәләр үткәрелде. Төбәкләрдән килгән вәкилләр алдында Мәскәү югары уку йорты укытучылары, Милләтләр эше буенча федераль агент хезмәткәрләре чыгыш ясады», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин.
Аның әйтүенчә, утырышта илебезнең 36 төбәгеннән йөздән артык вәкил катнашкан.
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе, Россия Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов утырыш башланыр алдыннан төбәкләрдә автономияләргә яңа сайланган рәисләргә таныклык, билгеләр тапшырды», — диде ул.
Моннан тыш, федераль автономия рәисе «Уңыш» проектында катнашып җиңү яулаган төбәкләргә премия алу өчен сертификатлар бүләк иткән. Алар арасында Кемерово, Пермь, Омск өлкәләре, Удмуртия һәм Башкортстан республикалары бар. Проект барышында һәр милли-мәдәни автономия үзенең эшчәнлеге белән таныштырган.




Илдар Гыйльметдинов төбәк татар лидерларының сорауларына җавап бирде, мәктәпләрдә татар теле укыту мәсьәләләренә тукталды, шулай ук милли автономия турындагы федераль законга үзгәрешләр кертү хакында аңлатты», — диде Рәмис Сафин.
| Заходите на наш новый сайт eka.tatar! |
| 140 лет Тукаю: корни поэта, следы и память о нем на Урале |
| Шурале в кино, Зулейха в театре, Айдар Галимов на дискотеке, областной сабантуй и выставки |
| График Сабантуев в Свердловской области в 2026 году |
| 85 лет сегодня исполнилось бы Суфхату Надырову: собираем воспоминания |
| В Екатеринбурге открыли «Фонд Агафуровых» |
| Гуляем на базаре, слушаем соловьиное пение, рисуем, танцуем, смотрим новое кино, отмечаем юбилей Тукая, много концертов, театра и выставок |
| 17 марта в Екатеринбурге состоится уральская премьера фильма «Ильхам Шакиров: великий народный певец» |
| Весенняя эстрада настоящего, фильм о легенде прошлого, рок-квартирник, татарская кухня, спектакли о нелегкой судьбе, человеке-кувшине и знаменитой гимнастке |
| «Как завороженный, Муса смотрел на расплавленный металл»: малоизвестные факты и уникальные фотографии Джалиля с поездки на Урал |
| Весной в Екатеринбурге прогремит фатирлык с GAUGA |
| Куда успеть в самом коротком месяце в году: спорт, музыка, любовь, трагедия, ифтар и полет! |
| Начинаем новый год с «Вечного театра», губадии и феерии из татарской «солянки» |
| «Вак декабрь»: учимся готовить бәлеш в Екатеринбурге, идем на дискотеки, концерт и в театр |
| Создаем застывшую красоту, танцуем, смотрим мюзикл, кино, спектакли и концерты, пишем диктант и проводим ночь в музее |
| Где в Екатеринбурге и дистанционно выучить татарский язык |
| «Мәхәббәттә көч»: в Екатеринбурге дружбу народов закрепили столом согласия |
| Просвещаемся, летаем, становимся батырами, танцуем, смотрим кино, спектакли и концерты |
| Исламский подход в развитии астрономии |
| Татарстанский авангард и андеграунд в позднесоветские годы |
| На старинном Татаро-башкирском кладбище Екатеринбурга восстанавливают ограждение |
Издатель и шеф-редактор:
Редактор-корреспондент:
Назлыгуль Ижгузина
*Instagram Meta Platforms Inc. запрещено на территории России