Максим Шевченко җитәкләгән "Русиянең азатлык һәм гаделлек фиркасе"нең федераль исемлегендә ул намзәт буларак расланды

           Күренекле татар галиме, тарихчы һәм этнограф, Татар конгрессының Милли шура әгъзасы Дамир Исхаков Русия думасына сайлауда "Русия азатлык һәм гаделлек фиркасе" (РПСС) исемлеге аша катнашачак.

Бу карарны фирканең шимбә көнне узган корылтаенда кабул иттеләр.

Думага тәкъдим ителгән исемлекне фирка җитәкчесе, иҗтимагый активист Максим Шевченко җитәкләячәк.

Федераль исемлектә барлыгы 11 намзәт тәкъдим ителгән, Дамир Исхаков 8нче урында.

         Исемлеккә шулай ук иҗтимагый активист, Саха конгрессы депутаты Иван Шамаев та кергәнМоннан тыш фирканең федераль исемлегендә эшкуар Дмитрий Потапенко, Мәскәү шәһәр думасы депутаты Елена Шувалова, Хабаровски крае думасы депутаты Максим Кукушкин, сәясәт белгече Руслан Корбанов һәм башкалар кергән.

Шевченко белдергәнчә, фирка исемлегенә "төрле карашлар һәм эш юлларын чагылдырган кешеләр" кергән. "Минемчә, бу бик көчле исемлек, мөгаен барлык фиркаләр арасында иң көчле федераль исемлектер", диде ул һәм тәкъдим ителгән кешеләрнең азатлык һәм гаделлек идеаллары өчен көрәшергә әзер булганын белдерде.

         "Русия азатлык һәм гаделлек фиркасе" 2012 елда рәсми теркәлгән. Аның низамнамәсендә социалистик дәүләт төзү максаты күрсәтелә. 2018 елда Владимир өлкәсе парламентына сайлауда 6,14% җыю һәм парламентка бер кешене үткәрә алу сәбәпле, фирканең Русия думасына сайлауда имза җыю зарурлыгы юк.

Русия думасына сайлау 17 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр узачак. Өч көнлек сайлау тәртибе илдә коронавирус пандемиясе белән аңлатыла. Күп кенә бәйсез сәясәтчеләр һәм белгечләр хакимият өч көнлек сайлау ярдәмендә үзенә хәрәмләшү юлларын җиңеләйтә дип саный.

Сайлау көне билгеләнер алдыннан Русия думасы кабул иткән яңа канун нигезендә экстремизм эшчәнлеге белән бәйле дип танылган кешеләр сайлана алмаячак. Ә күптән түгел Русия хакимиятләре оппозицион сәясәтче Алексей Навальный оешмаларын экстремистик дип таныган иде.

источник: https://www.azatliq.org/

Добавить комментарий



loading...

ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX