Скульпторга идеяне 25 ел аның янәшәсендә булган җырчының ярдәмчесе Илһам Хаҗиев тәкъдим итте

16 3

 Фото: «Татар-информ»

 

Татар халкының легендар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Илһам Шакировның каберенә бүген таш куелды.

Ташны скульптор Фәнил Вәлиуллин ясаган. Таш диңгез ярында горур басып торган кыяны хәтерләтә. Плитәнең аскы өлеше фортепиано клавишалары рәвешендә ясалган. Скульпторга идеяне Илһам Шакировның ярдәмчесе, 25 ел җырчы янәшәсендә булган Илһам Хаҗиев тәкъдим иткән.

«Илһам Шакировның Кырымда яраткан урыны бар иде. Ярымутрауга барганда ул анда булмыйча калмый иде. Ул урын — Игезәкләр кыясы. „Миллион еллар буе бу кыялар дулкыннарга каршы көрәшеп горур тора. Легенда буенча бу кыяларга Шаляпин да менеп җырлаган“, — дип күп мәртәбәләр сөйләгәне бар Илһам абыйның. Кабер ташын да җырчының яраткан урыны белән бәйлисе килде», — диде Илһам Хаҗиев.

Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында Илһам Шакировны үзен дә таш кыя кебек нык характерлы кеше иде дип искә алдылар. Кабер ташында кыя да, диңгез дә бар. Илһам Шакиров диңгезне нык яраткан, диңгезгә багышланган җырлар да җырлаган.

«Илһам абыйның кабере янәшәсендә татар халкының бик күп олы шәхесләре җирләнгән. Аның ташын да башка зыялыларныкыннан биегрәк булмасын дип теләдек», — диде Илһам Хаҗиев.

 

16 4

Фото: «Татар-информ»

 

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин таш куюда һәм Илһам Шакировның исемен мәңгеләштерүдә ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Хөкүмәтенә зур рәхмәт белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

 

Статьи по теме:

Васил Шәйхразиев: «Илһам Шакиров исән чагында гомере буе татар халкына хезмәт итте»

В Казани установят мемориальную доску легенде татарской эстрады Ильгаму Шакирову

Скончался «соловей татарского народа»: 6 фактов о жизни и творчестве Ильгама Шакирова

Добавить комментарий



loading...

ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


Последние комментарии

HABEPX