Крупное поселение предков татар под Тюменью исследуют археологи

     Археологлар Төмән районы Мичурино авылы янындагы Балдино борынгы шәһәрлеге территориясендә казу эшләре башлаган. Биредә Бакальский мәдәнияте вәкилләре - хәзерге татарларның борынгы бабалары яшәгән, дип хәбәр итә «Тюменская линия» мәгълүмат агентлыгы.

tn_346590_2cebe1e836e5005.jpg

Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге Төмән фәнни үзәге археология секторының фәнни хезмәткәре Светлана Берлина казу эшләре турында сөйләгән.

Бакальский мәдәнияте V гасырдан XIII-XIV гасырларга кадәр булган. VI гасырдан башлап Көнбатыш Себернең урман-дала территориясенә төркиләр үтеп керә башлый. Бу халыклар кушылган һәм хәзерге татарлар барлыкка килгән. Балдино шәһәрлеге нәрсәсе белән игътибарга лаек? Бу урта гасыр шәһәрлеге, ә безнең территориядә андый һәйкәлләр аз. Иртыш елгасында Искер, Төмәндәге Чимги-Тура, Ишим елгасындагы Күчемтау шәһәрлекләре. Биредә, Пышма елгасында, һичшиксез, округның хуҗалык һәм икътисади тормышы үзәге булган, бәлки, ниндидер ханлыкның башкаласыдыр», - дип аңлатты ул.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/toman-arxeologlary-tatarlarnyn-boryngy-babalary-yasagan-saharlekta-kazu-eslare-baslagan-5874696

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX