Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә

     

Россия мөселманнары Диния нәзарәте Йолдыз авылында йорт төзи башлады

Курган өлкәсе Йолдыз авылында янгыннан зыян күргән йортларны торгызу, яңа йортлар төзү дәвам итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин җитәкчелегендә нәзарәт авылда йорт төзи башлады. Йортларга нигез салынган, төзелеш материаллары китерелгән.

Искәртик, янгыннан зыян күргән Курган өлкәсе Йолдыз авылында татар эшмәкәрләре һәм иганәчеләре ярдәмендә 10 йорт төзелә. Шулай ук «Татнефть» җәмгыяте дә янгыннан зыян күрүчеләр өчен үз хисабына 18 йорт төзи. Нижневартовск эшмәкәрләре Рина Хәсәнова өчен төзегән йорт инде әзер диярлек. Шулай ук Фәтхуллиннар гаиләсе өчен дә йорт төзелеп бетеп килә. Бу гаилә өчен йортны Самара өлкәсе эшмәкәрләре төзи.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiya-moselmannary-diniya-nazarate-ioldyz-avylynda-iort-tozi-baslady-5875257

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX