Аларның зурлыгы — 33 һәм 54 квадрат метр

     

Алабугада төзелгән йортлар Курганның Йолдыз авылында янгыннан зыян күрүчеләргә җибәрелә
"Алабуга нуры"

Алабугада төзелгән йортлар Курган өлкәсенең Йолдыз татар авылында янгыннан зыян күрүчеләргә җибәреләчәк. Каркас-модульле агач йортларны Алабуганың «ДомоСтроительный Комбинат Клееных Модульных Конструкций 2» предприятиесендә җитештерәләр. Янгыннан зыян күрүчеләр өчен барлыгы 18 йорт төзү планлаштырыла. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Аларның зурлыгы — 33 һәм 54 квадрат метр. Анда торак бүлмәләр, кухня һәм бәдрәф, келәт бар. Алга таба верандалы ян корылма ясарга мөмкин булачак.

Бу профессиональ завод әзерлеге булган индустриаль җыю йортлары. Алар сыйфатлы һәм экологик. Мондый йортларны 20 ел төзибез инде. Шушы вакыт арасында зур панельле агач йорт төзелеше технологиясе үзен иң яхшысы итеп күрсәтте», — дип сөйләде Агач йортлар төзелеше ассоциациясе вице-президенты Вениамин Тележный.

Беренче модульләрне Курган өлкәсенә шушы атнада ук җибәрәчәкләр. Төзүчеләр бу йортларны урында җыячак. Уралдагы һава торышының тотрыксызлыгын исәпкә алып, төзүчеләр йортларны 2-3 көн эчендә түбә астына куярга җыена.

Бу йорт иң заманча җыю һәм монтажлау технологияләрен, ГОСТка туры килгән материалларны кулланып эшләнгән. Йортларны нигездә ылыслы агачлардан — карагай, нарат, чыршыдан төзибез. Агач 50 елдан артык хезмәт итсен өчен, аларны махсус (шул исәптән янгынга каршы торучан) катнашма белән эшкәртәбез», — ди йортлар җитештерүче предприятие директоры Илвир Саттаров.

Төзелешкә иганәчеләр ярдәм итә, алар янгыннан зыян күрүчеләр өчен иң кирәкле җиһазлар һәм техника сатып алырга әзер.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/alabugada-tozelgan-iortlar-kurgannyn-ioldyz-avylynda-yangynnan-zyyan-kurucelarga-ibarela-5875194

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX