Омски өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтарияте фельдшер-акушер пунктын торгызуга 350 мең сум чамасы кирәк булачак дигән иде

     Мәскәүдәге Русиянең Европа өлеше диния назәрәтенең "Зәкят" хәйрия фонды Омски өлкәсендәге Каракүл авылы кешеләренә хезмәт күрсәтәчәк фельдшер-акушер бүлеген төзи башлаган. Май башында бу авыл янып, йортлар һәм каралты-кураларның зур өлеше юкка чыккан иде.

Фондка ярдәм сорап Каракүл авылы кешеләре мөрәҗәгать иткән. Сөйләшүләр вакытында авыл тирәсендә медицина ярдәме күрсәтү урыны булмавы ачыкланган. Иң якын хастаханә 80 чакрымда район үзәгендә урнашкан. Бу кимчелекне төзәтү өчен, "Зәкят" фонды авыл халкына хезмәт күрсәтә торган фельдшер-акушер пункты төзүгә акча бүлеп биргән.

Әлеге фельдшер-акушер бүлеге Каракүл авылы белән күрше Черналы авылы арасында урнашачак. Аның өчен элеккеге авыл клубы бинасы файдаланыла. Хәзер бинада төзекләндерү эшләре булган, электр кертелгән.

Омски өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтарияте хәбәр иткәнчә, фельдшер-акушер пунктын торгызыр өчен 350 мең сум чамасы акча кирәк.

Бу атнада Каракүлдә яңа йортлар сала башладылар. Яңа йортларның бер өлеше июльдә үк җитешер дип көтелә. Йортларны авыл халкы үзе төзи. Аларга туганнары һәм танышлары булыша. Йортлар төзү өчен материаллар янгында зыян күрүчеләргә ярдәмгә җыелган акчаларга сатып алынган. Авылда шулай ук кибет тә булачак. Җирле эшмәкәрләр атнасына бер тапкыр Каракүлгә азык-төлек һәм башка кирәк-яракларны алып килеп торачак.

Каракүл авылы кешеләренә ярдәмгә барлыгы 8 миллин сум акча җыелган иде. Шуның 3 миллионын Татарстан биргән. 1 миллионын Омски шәһәре татарлары автономиясе рәисе, эшмәкәр Тамир Әлимбаев үз акчасыннан биргән. Омски өлкәсе губернаторы резерв акчаларыннан 2 миллион сум биргән иде. Уртак тырышлык белән тагын бер миллион сумга якын акча җыелды, акча бирүчеләр арасында Төркиядә яшәүче татарлар да бар.

Омски өлкәсе губернаторы Александр Бурков каза булганның икенче көнендә Каракүлгә килеп, зыян күргән гаиләләргә бюджет хисабыннан яңа йортлар төзеп бирергә вәгъдә итсә дә, соңрак моны эшләүдән баш тартты.

6 май көнне Омски өлкәсенең Большеречье районы Каракүл авылы сәгать ярым эчендә яртылаш янып бетте. Каза вакытында барлыгы 14 торак йорт, 10 корылма һәм авылның бердәнбер кибете янып көл булган иде. Егермеләп гаилә йортсыз калды.

источник: https://www.azatliq.org/

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX