Бездә Куштау ише әйбер булса, документаль фильм төшереп резонансны шул яктан уятыр идем

     "Яңа гасыр" каналында "Юлчы" тапшыруын алып баручы журналист, белеме белән сәясәт белгече Альберт Шакиров белән татар-башкорт халкының сәяси активлыгы, Татарстан белән Башкортстандагы татар авылларының аермасы, документаль фильмнарга ихтыяҗ һәм башкалар хакында сөйләштек.

— Альберт, сез бит журналист кына түгел, сәясәт белгече, режиссер, "Сәмрух" иҗат берләшмәсе продюсеры, блогер. Инде бүген Камал театрында "Сәфәр" дип аталган әсәрегез сәхнәгә куелгач, драматург дип тә буладыр. Кайсы исем үзегезгә күбрәк якын?

— "Юлчы" тапшыруын алып баручы журналист дип кенә языгыз, чын-чынлап эшләгән 9 елдан артык гомерем шул журналистика өлкәсендә булды. Белемем белән – политолог, ягъни сәясәт белгече. Соңгы вакытта драматургия якынаеп китте, әйе, ләкин үземне әле драматург дип әйтә алмыйм. Гомумән, андый "режиссер, продюсер, драматург" һәм башка шуның ише исемнәргә бик сак карыйм. Ул исемнәрне шул өлкәдә белеме һәм эш тәҗрибәсе булган кешеләргә куярга кирәк.

— Сәясәт белгече булгач, ни өчен сәясәт юлыннан китмәдегез?

Бюрократия күңелемә туры килә торган әйбер түгел дигән нәтиҗә ясадым

— "Кара-каршы" тапшыруын алып барган вакытта мин әле "Бердәм Русия" фиркасенә ярдәм фондында да эшләп йөрдем. Геннадий Глушков дигән депутатның ярдәмчесе булдым. Шул елларда ике сайлау кампаниясе узды: Русия думасына һәм президентлыкка сайлауларның ничек узуын якыннан күрдем. Шунда бу бюрократиянең, кабинетларда утырып, хәлиткеч мәсьәләләр кабул ителә торган өлкәнең ничек эшләгәнен аңладым да, бу күңелемә туры килә торган әйбер түгел дигән нәтиҗә ясадым. Шунда җитәкчем дә, йә телевидение, йә сәясәтне сайларга туры киләчәк, дигәнрәк сүз әйтте. Әле ул чакта сәясәткә кереп китәргә, югарырак үрмәләргә дә була иде. Мин телевидениене сайладым һәм башаяк шунда чумдым.

— Ул ниндидер популярлыкка омтылу булдымы?

— Юк, күңел тынычлыгына омтылу булды.

— Ничек уйлыйсыз, бүген Татарстанда "яхшы сәясәтче" дип әйтерлек кешеләр бармы?

— Бергә эшләгән Геннадий Глушковны сәясәтче дип әйтә алмыйм, чөнки ул күренеп, трибуналарга чыгып йөри торган кеше түгел. Үзе бик кешелекле иде, зар белән мөрәҗәгать итеп килүчеләргә, канунга нигезләнеп кенә хәл итеп булмаслыгын белгәч, үз кесәсеннән акча чыгарып ярдәм иткән очраклары да булды. Зуррак сәясәткә үрмәләү өчен, андый сыйфатларны онытып торырга кирәк шул. Ә татарда шул ук Фәндәс Сафиуллин, Туфан Миңнуллин, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшиннарны яхшы сәясәтче дип саныйм, бу трибуна тоткан кешеләр. Кызганыч, яхшы сәясәтче дигәндә без әле дә шул буын кешеләрен, хәтта ки вафат булганнарны әйтәбез. Югыйсә, 30 ел вакыт узды. Инде бер буын үсәргә тиеш иде кебек. Миңа да үсәргә вакыт булгандыр, ләкин бит ул юлдан китмәдем.

— Ә ни өчен яңа көчле сәясәтчеләр үсеп чыкмады соң? Бу аларның юл бирмәвеме, әллә башка сәбәпме?

— Хәзер кеше яраклашырга ярата. Минем яшьтәшләр арасында да системага җиңел генә яраклашып кереп киткәннәре бар. Алар бар парольне, сукмакларны беләләр, аны аларга кадәр үк кемдер таптап куйган. Шуңа артыгын сөйләшмичә генә керәләр дә утыралар, әмма аларны сәясәтче дип атап булмый. Ә Фәндәс абыйлар, Мөхәммәтшиннар – үзләре юл ярып барган кешеләр.

Хәзер бездә зур сәясәт белән шөгыльләнгән кеше юк инде

Шуны да танырга кирәк: хәзер бездә зур сәясәт белән шөгыльләнгән кеше юк бит инде, ул сәясәт – федераль үзәктә яки халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә. Бездә барысы да урнашты, кануннар бер-берсенә яраклашты, урамга чыгып яки трибунадан фикер сөйләп, үзеңне сәясәтче итеп күрсәтерлек җирлек юк кебек. Күп дигәндә, иҗтимагый оешмалар ниндидер позиция күрсәтергә, эшчәнлек алып барырга мөмкин, ләкин анда да алар "ят агент"ка әйләнә. Аларның да эше җайлы түгел. Шуңа, эчке сәясәттә, чын сәясәтче барлыкка килү өчен уңдырышлы туфрак юк.

— Федераль масштабка чыкмый да сәясәт уены уйнарга мөмкин. Мәсәлән, шул ук татар-башкорт мәсьәләсендә болганырга, болгатырга була. Болгатучылары да бар.

— Сәясәт бит ул бер кырлы гына түгел. Аның төрле катламнары, көчләре, үзәкләре – шуларны хәрәкәткә китерүче төрле структуралар бар. Бигрәк тә Башкортстан мисалында яхшы сизелә инде ул. Мәсәлән, анда элеккедән калган көчләр – шул ук Салават Хәмидуллин бар. Ул башкортларның тарихы, ырулар турында берничә том чыгарган кеше. Ягъни ул финансланып торучы, еллар дәвамында эзлекле алып барылучы сәяси эш. Радий Хәбиров белән Рөстәм Миңнеханов үзара очрашып, кул кысышып, ниндидер финанс мәсьәләләрне хәл итеп йөргән чакта, бераз читтәрәк милли мәсьәләне күпертә торган шундый бер үзәк күтәрелеп килә. Әйе, бу да сәясәт, әмма зур масштаблы сәясәт түгел.

— Сәяси мәсьәләләрдә Башкортстанда халык активрак, аларда пассионарлык күбрәк дип санамыйсызмы? Мәсәлән, шул ук Куштауны яклауда халык берләшә алды. Хәтта вак масштабларда караганда да, халык активрак: Башкорстандагы бер авылда халык җыелып 5G баганасын аудардылар. Татарстанда андый бердәмлек юк.

Бездә Куштау ише әйбер булса, документаль фильм төшереп резонансны шул яктан уятыр идем

— Әйе, ул якта пассионарлык күбрәк. Бездә бу мәсьәләләр башкача хәл ителә бит. Бәлки, без акыллырак, зирәгрәк халыктыр. Мәсәлән, мин үзем андый әйберләргә каршы. Бездә Куштау ише әйбер булса, мин аның турында документаль фильм төшереп, таратып, резонансны шул яктан күтәрергә тырышачакмын. Тик анда плакат тотып чыгып басу, полиция белән кара-каршы сугышып йөри торган кеше түгелмен, чөнки ул мәгънәсез әйбер. Аның резонансын кемнеңдер канын коймыйча, корбан кылмыйча, төрмәләргә тыкмыйча да башкарып була. Бу яктан безнең халык электән менә шул дипломатиясе белән яхшы ук аерылып торган. Рус кенәзлеге, Рәсәй империясе белән мөнәсәбәтләр вакытында да эшләр бүтәнчә хәл ителгән, дипломатия көчлерәк булган дип әйтүем. Шуңа сәяси активлыкны пассионарлык белән генә үлчәү дөрес түгелдер. Хәер, бүген бездә аның зирәклек белән хәл ителгәннәре дә күренми шул әле.

— Президентлык статусы бетерелү турында әйтәсезме? Бу яңалыкны ничек кабул иттегез?

— Начар кабул иттем билгеле, алай кирәк түгел иде. Татарстанның бар булган Русия субъектларыннан аерылып торырга, шул исәптән Татарстанда гына президент бар дигән ягы белән дә үзгә булырга хакы бар. Президентның матбугат хезмәтеннән, Рөстәм Миңнехановның Татарстан, Русия һәм халыкара масштабларда ничә төрле оешма әгъзасы яки җитәкчесе булуы турында, мәгълүмат соратып алганым булды. Ул 30 белән 40 арасында иде. Ни өчен әле Татарстанда гына түгел, гомумән, ил күләмендә, халыкара күләмдә эшли ала торган, Татарстан тәҗрибәсен башка өлкәләргә кертә алган кеше, үз Конституциясендә язылганча, президент атамасын йөртмәскә тиеш? Рөстәм Миңнехановның да, Татарстанның да моңа хакы бар.

Татарстанның башка төбәкләрдән аерылып торырга хакы бар

Шул ук Володиннарның: "Сез суверенитетлар парады телисезме?" дип, сөйләшеп утыруларын да аңламадым. Әгәр хөкүмәт алышынса, сайлаулардан соң алдынгы партияләр үзгәргән булса, мондый сөйләшеп утыруларны аңлар идең, ә ни өчен соң моңарчы федерация өчен булган хакимият хәзер шундый риторика белән чыгыш ясый? Боларның башында милли республикаларны да бетерү турында уй ятмый микән? Без болай да бит инде федеративлыктан бигрәк, унитарлыгы күбрәк булган илдә яшибез. Болай да бездә хәзер барысын да үзәк хәл итә. Ул Франция, Италия кебек кечкенә дәүләтләргә барыр иде дә, әмма Русия кебек зур, төрле урынында төрле үзенчәлеге күп булган илгә бара торган идарә формасы түгел. Үзәктән идарә ителгәнгә күрә СССР таркалды, ә без хәзер кабат ышанычлы адымнар белән шул тырмага таба барабыз.

— Бәлки, бездә дә халык шул ук Башкортстанның Куштавындагы кебек татар телен укытуны, президентлыкны яклап урамнарга чыкса, ниндидер уңай нәтиҗә булыр иде?

Иң мөһиме — башыңдагы дәүләтчелек психологиясен югалтмаска кирәк

— Бердәмлекне бездә күрсәтеп карадылар бит инде: максималь милләтчелек Бауман урамында "И туган тел"не җырлау булды. Зуррак күтәрелешнең дә нәтиҗәсе булыр иде дип уйламыйм. Бу артык принципиаль һәм зур кануннар турындагы әйберләр. Кемдер әйткән бит: "Телне югалтырга мөмкин, ләкин халкың көчле булса, шул ук яһүдләр кебек, югалган телне дә торгызып була". Иң мөһиме — башыңдагы дәүләтчелек психологиясен һәм шул менталитетны югалтмаска кирәк. Татар халкының хәзерге заманнан да начаррак яшәгән чаклары да булды. Әлегә кадәр тел дә бар, дин дә бар. Шуңа күрә, зуррак вакыт аралыгы белән фикер йөртү дөресрәк булыр.

— Инстаграмдагы сәхифәгездә, Гаяз Исхакыйның 200 елдан соң инкыйразын искә алып, тагын 83 ел калып баруы турында язган идегез. Бу артык пессимистик фикер түгелме? Хәзер менә Тел комиссиясе бар көченә эшли, татар эстрадасында йөзләгән җырчы бар, татар блогерлары үсеп чыкты, хәтта мошенниклар да социаль челтәрләрдә татарча яза башлады бит.

— Әгәр шушы 83 елның ким дигәндә 40 елында яхшырак якка үзгәреш булмаса, соңгы 40 елда гына берни дә үзгәртә алмаячакбыз, дип яздым. 83 ел – ул әле күп вакыт! Шушы киләсе 40 ел – безнең буын һәм хәзер балигъ булганнар җилкәсенә төшәчәк, бу безнең җаваплылыктагы еллар. Әгәр шушы актив вакытыбызда уңай үзгәреш күрсәтә алмасак, калган 40 елында берни дә барып чыкмаячак, бер тәгәри башласа, тәгәри инде ул. Президент статусын алдылар, беттек, Татарстан калмады инде, дигән юнәлешкә кереп китәргә ярамый. Бетми әле алай гына.

— Бу 40 елда милләтне, милли вазгыятьне алга җибәрү өчен нишләп була соң?

— Сәнгатьнең төрле юнәлешләрен үстерү, яшь кадрлар китерү мәсьәләсе турында уйланырга кирәк. Һәркем үз юнәлешендә милләт өчен нидер эшли ала. Мәсәлән, "Тәэсир" дигән бәйге бар. Мин анда жюри эшчәнлегендә катнашып йөрим. Менә шунда бик кызыклы YouTube каналлар алып баручы егетләр очрады. Берсе - "Шакмакчы" дигән канал. Бер егет бик оста, җор телле, күңелле итеп, камил техник татар теле белән, үзенең мопед җыйганын сөйли. Аннары Лего детальләреннән эшләп, шуларны селкетеп, бер укучы "Пар ат" җырына мультфильм эшләгән иде. Андый юнәлешләрне үз кулларына алучы кешеләр бар ул. Шул ук "Татмедиа Junior" дигән яшьләр медиапроекты бар. Анда яшь журналистларны YouTube, Instagram, TikTokта төрле проектлар эшләргә өйрәтәләр. Бу бит татар телле контент дигән сүз. Яшьләр шулай һәркайсы үз юнәлешен алып барса, минем шикелле, "менә моны эшләргә акча кирәк", дип, акча сорап та йөри башласа, шул өлкәдә үз йөген тартып барса, бик яхшы булыр иде. Дәүләт органнарыннан гына көтеп торып булмый, хәтта акча бирергә әзер меценатларны да селкетеп, аларга да юнәлеш күрсәтеп торырга кирәк.

Минем максат: алдагы 20 елда, безнең тарихны ача торган һәм аны дөньякүләм дәрәҗәгә күрсәтеп таныта торган документаль фильмнар булдыру

Мин шәхсән үземнең ниләр башкарырга тиешлегемне дә төгәл аңлыйм. Сәнгать дигәндә, шул ук документаль фильмнар, мәсәлән. Бездә бүген тарихи документаль фильмнар эшләү жанр буларак юк. Әле шушы 20 елда нәфис фильмнарны да төшерә башлыйбыз дип кенә йөриләр, ә документалистика ничек булмаган шулай юк. Соңгы ун елдан күбрәк вакыт эчендә Алмаз Нургалиевның "Җиде утрау арасында" дигән документаль фильмы гына бар, әле аны да социаль дип әйтәбез, бу да зур эш. Тик ул алай гына була алмый. Ул жанр бездә булырга тиеш, чөнки күрсәтә торган әйберләребез бик күп. Минем максат: алдагы 20 елда, безнең тарихны ача торган һәм аны дөньякүләм дәрәҗәгә күрсәтеп таныта торган документаль картиналар булдыру. Монда безнең тарих бөтен дөньяга йогынты ясаган дигән мәгънәдә түгел, ә сурәте һәм сыйфаты буенча ул BBC һәм National Geographic кебек каналлар эшләгән тарихи фильмнар дәрәҗәсендә булырга тиеш.

Шул ук спектакльләр мәсьәләсендә шул өлкәгә юнәлә башлаганмын икән, анда да тарихи-документаль материалларга нигезләнеп, татар хатын кызы турында пьеса язарга тотынасы бар. Аны шушы ел дәвамында эшлим дип үземә киртләп куйдым инде. XIX гасырда, Мари илендәге бер татар авылында, авыл җирлеге башлыгы булып хатын-кыз торган. Ул әле татар-мөселман хатыны өеннән дә рөхсәтсез чыга алмаган чор. "Беренче театр"да да, Карл Фукс язганнарда да шуны күрәбез. Шул вакытта авылда беренче исерекнең пәйда булуы, аңа халыкның мәхкәмә ясавы да документаль теркәлеп калган. Менә бу безнең тарихны башка яктан ача торган әйбер. Документаль фильм итеп эшләү өчен ул кыйммәтле проект, ләкин спектакль буларак аны күтәреп чыгарга була. Чөнки театрның үсеш дәрәҗәсе мондый мөмкинлек бирә, сәхнәләштерергә мөкинлек табыла дип әйтүем.

— Камал театрында сезнең "Сәфәр" пьесасы буенча спектакль бара. Бу сезнең беренче пьесамы? Аны яза башлаганда ниләр көткән идегез, өметләр акландымы?

Театр мнем өчен яңа юнәлеш булгач, чит тел өйрәнгән кебек ул

— Әйе, беренче пьеса. Аны язганда тизрәк спектакль куелып, тамашачыдан кайтаваз килүен көттем. Минем өчен яңа юнәлеш булгач, чит тел өйрәнгән кебек ул: тамашачы белән аралашуның тагын бер юлы. Әмма үз традицияләре, алымнары булган юл. Шуңа якын арада бу юнәлештән сабак кына көтәм. Театрдан өйрәнәсе әйберләр күп. Ниндидер акланмаган өметләр, көтелмәгән әйберләр юк. Барысын да файдалы киңәш, тәҗрибә буларак кабул итеп йөрим.

— Документаль яки нәфис фильмнар юк, җитми, дидек. Булган кадәр татар фильмнары да күп очракта халыкка барып җитми бит. Шул ук Гаяз Исхакый әсәре нигезендә эшләнгән Зөләйха фильмын да карамаган татарлар бар. Менә бу татарча фильмнарны тарату эшен кем башкарырга тиеш? Мәдәният министрлыгымы, башка берәр органмы, әллә моны да энтузиастлар гына эшли аламы?

— Миңа калса, бу эшне, дәүләт ярдәме белән, беренче чиратта "Яңа гасыр" каналы башкарырга тиеш. Әгәр ул яхшы эчтәлекле һәм худсовет аша уза торган фильм булса, дәүләт аны авторларыннан сатып алып (яки ничектер авторына һәм катнашучыларга гонорарлар түләп), аны "Яңа гасыр"га тапшырып, аена кимендә бер тапкыр булса да сеткага куюны таләп итәргә мөмкин. Ни дисәгез дә, "Яңа гасыр"ның аудиториясе зур. Иярчен аша ул шул фильмнарны дөньядагы барлык татарларга тапшыру инструменты буларак эшли ала. Яшьрәкләр өчен, фильмнарны тарату мәйданы буларак, стриминг платформаларын кулланырга кирәк. Шул ук OKKO, IVI һәм башкалар күп бит. Ялгышмасам, Илдар Ягъфәров "Исәнмесез!" дигән фильмын шулай ук бер онлайн кинотеатрга урнаштыру өчен сөйләшүләр алып бара. Алексей Барыкинның, урысча булса да, татар мохитен чагылдыручы "Водяная" фильмын бүген инде IVI сайтында, YouTubeта табарга була. Теләгән кеше аны күпмедер акчасын түләп тә карый ала дигән сүз.

— Булачак документаль фильмнар исемлеге белән, бай абзыйларның ишекләрен шакып йөриячәкмен әле дигән идегез. Аларны "Татаркино" белән берлектә уртак проект итеп эшләп булмыймы? Тәкъдим иткәнегез юкмы?

Бүген миндә биш төрле документаль фильмга идея, материал, сөйләүче кешеләр бар – тик акча юк

— Юк, тәкъдим иткәнем юк. "Татаркино" бит ул кино төшерә торган оешма түгел. Бүген фильм төшерү өчен җитмәгән бердәнбер әйбер – ул финанс мәсьәләсе. "Татаркино"ның үзендә дә юк ул финанслар. "Менә без документаль фильм төшерергә телибез, бездә шуның кадәр акча бар, кайда икән бер сценарий", дисәләр, мин анда йөгереп барыр идем. Бүген миндә биш төрле документаль фильмга идея, материаллар, сөйләүче кешеләр бар – тик акча юк. Кайда барсаң да ул шул акчага терәлә торган әйбер.

— Грантлар юкмы соң?

— Мин аңа мөкиббән китмим, чөнки грантның документларын тутырып алып ирешкәнче, фильмны төшереп бетерергә була. Аннан соң, хәзер минем кебек үзмәшгульләргә грант түгел, хәтта банктан кредит та бирмиләр. Киләсе елларга шәхси эшмәкәр булып теркәлеп, ИП системына күчәсе булыр инде. Әле эшмәкәр булсаң да, аңа яраклы грантлар бар дигән сүз түгел. Аны шул иҗтимагый оешма яки коммерцияле булмаган оешмаларга бирергә мөмкиннәр. Мин дә коммерцияле булмаган оешма ачыйммы дип уйлаган идем, аларны бик нык тикшереп торалар, документ эше күп, аерым хисапчы тотарга кирәк. Ул үзен үзе акламый. Ниндидер фонд ачар идең: кемнән акча җыярсың? Менә "Юлчы" тапшыруын караучылар, финанс яктан ярдәм итәр идек, дип мөрәҗәгать иткәч, аерым исәп-хисап счеты ачып куйдым. Анда бүген тамашачыдан җыелган, командировкада юл чыгымнарына тотарга дигән 25 мең сумга якын акча бар. Фильм төшерергә дә татар байлары ярдәм кулы сузар әле дип өметләнәм.

— Шулай да, бер документаль фильм төшерергә күпме акча кирәк?

— Уртача 3-5 миллион сум. Ул "Юлчы" тапшыруларыннан аерылып торырга тиеш. Камера каршына басып, тарихны өч сәгать үзем генә дә сөйли алам, тик алай түгел, ә сыйфатлы итеп эшлисе килә. Аерым музыкаль бизәлеше, графикалы, тамашалы, фильм элементлары һәм башка ваклыклары җиренә җиткереп эшләнгән булырга тиеш ул.

— Татар авыллары буйлап күп йөрисез, тарихларын өйрәнәсез. Башкортстанда да унлап авылда тапшыру эшләгәнсез. Татарстан белән Башкортстандагы татар авыллары арасында аерма бармы? Бәлки, башка төбәкләрдәге татар авылларында ниндидер күзгә ташланган аермалар булгандыр.

Башкортстандагы татарлар үтә бер кунакчыл, казаннар килгән дип кочак җәеп каршы ала

— Чит төбәкләрдә бик таркау, инде бетеп баручы татар авылларын да күрергә туры килде. Мәсәлән, Ульян өлкәсендә түбәләре карала башлаган, мүк үскән өйле татар авыллары бар. Бу анда эш булмау, кешеләрнең якындагы шәһәрләргә китүе аркасында шулай. Ә бездәге һәм Башкортстандагы татар авыллары әллә ни аерылмый. Әлбәттә, Башкортстандагы татарлар үтә бер кунакчыл, казаннар килгән дип кочак җәеп каршы алу, Татарстаннан килгән татарларга куанып, янып тору гадәтләре бар.

— Анда җирләр киңрәк – күңел киңрәк...

— Җирләр дигәндә, бер генә әйбер күзгә ташланды. Кайбер урыннарда, асфальт юлларга караганда, грейдерлар белән эттереп, вездеходларга дип салынган юллар күбрәк. Нефтьчеләр өчен инфраструктура булдырылган, җирләр актарып, казып бетерелгән. Бу җирләрдә нефтьне тулаем чыгаралар, сыгып алып бетерәләр шикелле. Әлмәттә дә шулайрактыр дияр идем, аннан узганда андый әйбер күрмәдем. Шул Башкортстан авылларында йөргән вакытта су проблемы турында да сөйләделәр. Заманында авылның 40 чишмәсе булган, чишмәдән авылга киң киң торбалар төшкән, бүген ул сулар эчәргә яраксыз. Туймазы, Шаран районы тирәсендәге авыллардагы халык эчә торган суны пластик шешәләр белән районнан ташый. "Ник шулай булды?" дисең. "Менә казыйлар да ниндидер эремә тутыралар", диләр. Шул вакыт узу белән ниндидер катламнарга эләгә һәм су яраксызга әйләнә торгандыр инде.

Туймазы районында бер инешне төртеп күрсәттеләр: шуның тирәсендә үсә торган агачлар буе белән тулаем корыган. Нефтьчеләр килгән дә, елгага нәрсәдер агызганнар. Шул инештә буе белән агачлар утырып корыган. Иркен җирнең дә хуҗалары бар шул. Туймазыда без яшьләр белән аралаштык, эш урыннары юк, төшерерлек матур урыннары да юк. Ул якларның тарихи ягы әлбәттә бик кадерле, хәзерге ягы менә шундый кызганыч.

— Альберт, сезнең "Сәмрух" иҗат берләшмәсе дә бар бит әле. Анда нинди эшләр башкарасыз?

"Сәмрух" кысаларында балалар өчен интерактив китаплар чыгару теләгем дә бар

— Төп эшчәнлек юнәлеше – музейлар эшләү. Аның проекты, дизайныннан башлап, тулысы белән бөтен техник җиһазларны кайтартып, ул күрсәтергә тиешле контентны тутыру безнең өстә. Казан тарихы турындагы "Шәһәр панорамасы" музееның берничә залын без эшләдек. "Казан Изге Ана иконасы музее" – ул да без эшләгән эш. Анда килеп кергәндә, ремонт бара иде. Плитәләреннән башлап, люстраларына кадәр без сайлап урнаштырып бетереп чыгып киттек. Зөя утрау шәһәрендә археология турында эшләнгән соңгы музей "Татар бистәсе" дип атала, шунда Зөя тормышын күрсәтә торган 21 метрлы панораманы да без эшләп чыктык. Кайда, нинди эш белән шөгыльләнсәм дә, ул барыбер тарихка барып тоташа. Шулай ук "Сәмрух" кысаларында балалар өчен интерактив китаплар чыгару теләгем дә бар.

— Сез бит әле блогер да – 4 меңнән артык язылучыгыз бар. "Татмедиа"ның күп татар газетларында да аның кадәр язылучы юк. Бүген татарларга нинди темалар кызык?

— Уен-көлке, кычкырыш-талаш кызык. Бигрәк тә, кемнеңдер исемен әйтеп тәнкыйтьли башлыйсың икән, анда инде хуплаучылар һәм каршы булучылар бик тиз җыелалар. Ниндидер ачынып язган әйберләрне, фәлсәфи темаларны аз кеше карый. Шул ук челтәрле бизнес белән бәйле фикерләр, эстрадага кагыла башласаң, караулар, таратулар күп җыела. Зәки Зәйнуллинның "татарлар куркак" дигән видеосын куйган идем, аңа кайтаваз күп булды. Ул күпмедер дәрәҗәдә провакацион әйбер иде инде. Шакировлар утары сәхифәсен бик яраталар. Андагы гади авыл тормышы, мал чалу, ашарга әзерләү, гараждагы эшләр... Күбесе, чиста татарча матур, эчтәлекле, эзлекле итеп сөйлисез, сөйләм телегез матур, диләр. Саф татарча сөйләшүне ишетү халыкка тансык ахрысы.

— Челтәрле бизнес турында әйттегез, андагы фикерләрегез чынлап та бик зур шау-шу тудырды. Ни өчен бу мәсьәлә сездә протест тудырды?

Кеше вирустан кырылган вакытта үз препаратларын коронавирустан дәвалый дип сата башладылар

— Ачуым чыкты, чөнки кеше вирустан кырылган вакытта үз препаратларын коронавирустан дәвалый дип сөйли башладылар. Башта шуларның 20 ничә ел базарда булуын сөйлиләр иде, аннары өр-яңа вирус килеп чыкты һәм шул ук берничә ел элек җитештерелә башлаган әйберләр коронавирустан да дәвалый булып чыкты. Берзаман карасам, Ләйлә Дәүләтова яман шештән дәвалый диеп, бальзам сата. Менә бу витамин, монысы иммунитетны күтәрә, монысы ябыктыра, ә монысыннан чәчләр торып басып үсә, дип сөйләсәләр аңлыйм әле, әмма яман шеш, ковид кебек очракларда бу кешенең соңгы өмете белән уйнау булырга мөмкин. Бу бөтенләй башка сыя торган әйбер түгел, әзрәк чик булырга тиеш бит инде.

— Ни өчен прокуратура моңа бернинди реакция күрсәтмәде икән соң? Бу бит ачыктан-ачык алдау дигән сүз.

— Алдау, әйе, ләкин аны исбат итеп булмый бугай. Прокуратурага гариза да яздым. Алар аны Казан шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенә җибәрде. Бер айдан диярлек, җитәкче урыбасары Прытков дигән кешедән җавап килде. "Сез җибәргән видео өзекләрдә нинди дә булса гаепне яки гаепсезлекне раслап та, кире кагып та булмый", дигән. Менә ничек телисез шулай аңлагыз. Прокуратура селкенмәде дә.

— Альберт, алдагы берничә елда үзегезне нинди эшләр башкаручы итеп күрәсез?

— Документаль фильмнар төшерүче, пьесалар язучы, "Сәмрух" иҗат берләшмәсе кысаларында музейлар эшләүче итеп күрәм. Үзем теләгән эш белән шөгыльләнәм. Шул өч юнәлешнең кайсын гына алсак да, барысы да һәрвакыт актуаль һәм гасырларга җитәчәк әйберләр булачак.

Белешмә: Альберт Шакиров

Альберт Шакиров (32 яшь) — сценарист, “Яңа гасыр” каналында “Юлчы” тапшыруы авторы һәм алып баручысы, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә мультимедиа контенты әзерләүче “Сәмрух” иҗат төркеме продюсеры. Әтнә районы Кышлау авылында туган. Казан федераль университетында политология белгечлеген алган.

 

источник: https://www.azatliq.org/

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX