Бүген татар һәм башкорт җырчысы Радик Юлъякшинга 32 яшь тула. Шул уңайдан аның тормышындагы кызыклы фактларны барладык.


     Тәхәллүсе – Elvin Grey.  Элвинны «Элвин һәм Бурундуки» анимацион-фильмыннан алган. Радик үзен андагы  баш герой булган Элвин исемле борындыкка охшата. Грей фамилиясе «Алые паруса» әсәреннән алган. 


Радик музыка мәктәбендә укый. Курай һәм баянда уйный. Әмма ноталар белмичә генә уйный. Аның нота белмәвен сизеп алалар. Аңа музыка мәктәбе белән хушлашырга туры килә. 


Бишенче сыйныфка кадәр рус телен белмәгән, бары башкорт һәм татар  телләрендә сөйләшкән. 


11 яшендә әтисе үлеп китә.   Гаиләнең материаль хәле нык начарлана. Аларга фатирларын сатырга, арендаланган фатирда яшәргә туры килә.  Радик әнисенә ярдәм итәр өчен вагоннар бушата. 

14 яшендә  үсмер «DJ Next» проекты белән беренче концертын үткәрә. 17 яшендә «Самый Шулай» дип аталган беренче дискын чыгара.  


Җырчыны башкорт Джастин Биберы дип атыйлар


 Радик  җырчы Гөлназ Асаева белән   очраша. 2017 елда Гөлназның концерты вакытында сәхнәгә  розалар гөлләмәсе күтәреп чыгып, аңа тәкъдим ясый һәм «Кияүгә» дигән җырны җырлый.  Әмма туй булмый. 


Быел Эвин Грей Ижауда үскән татар кызы Инзилә Фәтхетдиновага өйләнә.


 Радик  Уфада үскән Россиянең танылган рок җырчысы Юрий Шевчук белән бер көнне туган.

Элвин Грей Казанда һәм Уфада меңәрләгән тамашачы сыйдырышлы стадионнарда концертлар бирә. Аны татар эстрадасының феномены дип атыйлар. 

Фотолар җырчының социаль челтәрләреннән алынды.

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX