175 нче мәктәптә фаҗигале рәвештә тормышы өзелгән инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьевага дустының соңгы хаты. 

     Эльвира Игнатьева мәктәп елларымның иң якын дусты иде. Мин аны үзем дә аңламаслык үзенчәлекле ярату белән ярата идем. Ул мәктәпкә килми калса, бик күңелсезләнә идем. Арткы партада шаяртып утырырга яратучы ике «отличница» идек без. Безнең дуслыгыбыз һәм укуыбыз хакында комикслар уйлап чыгарып булыр иде хәтта. 

Эльвираның 9 нчы сыйныфтан соң китүе минем өчен зур фаҗига булды. Без шулкадәр нык бәйләнгән идек бер-беребезгә. Дустымны кире мәктәпкә кайтырга күндереп бетерә язганымны хәтерлим. Ләкин Игнатьева инглиз теле укытучысы булыр өчен колледжда калды.  Икебез ике төрле булсак та, һәрвакыт бер дулкында идек без. Мин аның җанын ярата идем. Бик күп матур мизгелләр кичерергә туры килде безгә. Соңгы арада елына бер тапкыр гына күрешә алуыбызга карамастан, ике якын дусның сөйләшеп туя алмаслык очрашулары иде ул. 


Соңгы мәртәбә күрешүебездә Эльвира эшләгән мәктәбе хакында бик күп сөйләде. Белем бирү системасы кысаларында үзенең хис-кичерешләре хакында күп уйланды, дип әйтү дөресрәк булыр. Яшәр өчен бөтенләй вакыт калмый, дип сөйләде дустым. Ашарга, йокларга, ял итәргә, тормышка шатланырга өлгермим, диде. Мәктәпләрдә язгы каникуллар башланыр чак иде ул. Мин аны үзем белән Төркиягә ял итәргә барырга үгетләп карадым. Ләкин Игнатьева укучылары өчен җаваплылык хисенннән бер генә минутка да арына алмый иде. Каникул вакытында да ул беренче сыйныфка килергә тиешле укучыларның исәбен алу өчен өйләр буенча йөрергә туры килүен әйтте. 


Әлеге пост Эльвираның никадәр яхшы һәм җаваплы укытучы булуы, белем бирү системасының исә никадәр начар булуы хакында түгел. Мин бары тик Игнатьеваның тәҗрибәсе турында сөйлисем килә. Бәлки, кемгәдер тормышына яңа күзлектән карарга ярдәм итәр ул.


Эльвира Игнатьева бәхетле булды микән? Соңгы 5 елда ул яшәмәде диярлек. Иң кызыгы: ул моны үзе дә аңлый иде. Шул соңгы очрашуыбызда Эльвира миңа бер блогершаны күзәтеп баруы хакында сөйләде. Имеш, ул көн саен күңел ачып, кибеттә йөреп, «амёба» сыман мәгънәсез тормыш рәвеше алып бара. Шул туташның тормышын күреп, Игнатьева үз тормышында күбрәк мәгънә табарга теләде микән? Яисә канәгатьсезлек белән сугарылган негатив энергиясеннән арынырга теләде микән? 


«Шул блогершага коллективтагы барлык укытучыларны яздырып бетердем, бергәләп көлешәбез хәзер», – дип тә шаяртты ул. Чынлыкта исә, аларның да шул туташ кебек яшисе килгәнен сез дә аңлыйсыздыр. Алар да бит иреккә сусаган, бәхетле тормышта яшәргә теләгән шундый ук яшь кызлар. Ләкин алар бүген яратмаган эшкә йөреп, үзләре теләмәгәнчә яшәүне сайлаганнар. 


«Игнатьева, нишләп китмисең син! Тор да кит! Син бит бу тормышны үзең сайлыйсың. Сине мәктәптә укытучы булырга беркем дә мәҗбүр итми», – дип ачуландым аны. 


Игнатьева һәр сүзем белән килеште. Майга кадәр эшләп бетереп, китәргә сүз бирде. “Китәр өчен нигә майны көтәсең?» – дип сораганымны хәтерлим. Эльвира өчен мондый карарга килү авыр иде, ул төрле сылтаулар табарга тырышты. Әлбәттә инде, укучылары өчен җаваплылык тота иде дустымны. Эльвира класс җитәкчесе вазыйфасын да башкара иде бит. «Ел укытучысы» өчен бирелгән гранд турында да әйтте ул. Аның срогы да майда чыгарга тиеш булган. Ләкин бу сәбәпләр белән чагыштырганда, алдагы билгесезлек дустымны аеруча куркыта иде. 


Бүген Эльвира безгә үзенең соңгы һәм иң мөһим сабагын бирде. Әгәр дә син үз урыныңда түгел икән, үзеңне бәхетсез итеп саныйсың икән – бер минут та көтмә! Бөтен галәм синең тормышыңны үзгәртүгә юнәлә. Иртәгесе көн бүген башлана! 


Шушы хаклык белән безне бүләкләп, җаныңның никадәр матур булуын бүген тагын бер кат исбатладың, Эльвира Игнатьева... Синең кебек дустым булу белән мин бик бәхетле идем!

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX