Бүген “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Алтын Урда һәм Кара диңгез буйлары.
Чыңгызыйлар империясе сабаклары” күргәзмәсе ачылды. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әлеге күргәзмәне карап, күп сорауларга җавап табарга мөмкин дип саный.
“Алтын Урда дәүләте үрнәгендә тынычлык һәм тынлыкны ничек итеп булдыруны, төрле милләт халыкларының бергәләп яшәү мөмкинлеген күрергә була. Бу – безнең тарихыбыз. Аны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк”, — диде ул.
“Күргәзмәдә Монголия, Алтын Урда мәдәнияте белән танышырга була. Күп гасырлар дәвамында нинди мирас калганын күрәбез. Мәдәниятләр диалогы шулай гасырлар буена дәвам итә”, — дип сөйләде Минтимер Шәймиев.
“Иң мөһиме – җаваплы булу. Әйтик, барлык күчмә күргәзмәләрнең дә Мәскәүдә булганы юк. Әгәр без Санкт-Петербургның тарихи әйберләрен үзебездә чыгарабыз икән, барлык гарантияне дә бирергә кирәк. Моңа иминиятләү, тиешле климат, барлык яктан да куркынычсызлыкны тәэмин итү керә”, — диде ул.
Дәүләт киңәшчесе күргәзмәгә егерме ел тулуын искә төшереп узды. «Беренче елларда мин шикләнеп карый идем: ялгышмыйбызмы, озакка барырмы дип уйладым. Әмма барысы киресенчә килеп чыкты, күргәзмә үсте, яңарыш кичерде”, — диде ул.
Күргәзмәне ачу тантанасында Дәүләт Эрмитажының генераль директоры Михаил Пиотровский, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Фәннәр академиясе директоры Рафаэль Хәкимов, Шиһабетдин Мәрҗани фонды җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов һәм башкалар катнашты.
Праздник Ураза байрам, тамбурная вышивка, полеты в Музкомедии, концерты татарской песни, день рождения Тукая |
Казанская группа qaynar на фатирлыке растопила уральские сердца |
День рождения раиса, Салават, Рамадан, Мураками, стендап, уральский соловей и еще несколько мартовских идей |
Татар Екатеринбурга приглашают пройти опрос для научного проекта |
Какой язык считать родным и где изучить татарский в Екатеринбурге |
В Казани презентовали комиксы «Татар хатын-кызлары» |
Вспоминаем Ельцина, говорим о пацанах, изучаем ислам, идем на три концерта, один квартирник и в кино, почитаем Джалиля и вкусно кушаем |
10 февраля на фатирлык в Екатеринбург приедет Радиф Кашапов и qaynar |
В Екатеринбурге готовят татарский квартирник «Фатирлык» |
Первая в 2024 году афиша: Буинский театр, татарча солянка и знакомства |
Чем заняться в уходящие каникулы: смотрим свежие татарские видео-новинки |
В Екатеринбурге объединяются главные татарские информационные площадки региона |
Проект здания Буинского драмтеатра признали лучшим культурно-досуговым учреждением России и СНГ 2023 года |
«Наш татарский образ дракона – Зилант»: что таит в себе символ 2024-го? |
Филиалу АУ «Культура» Нижнетавдинского района Тюменской области присвоено имя поэта Шауката Гадельши |
Александр Большунов и Вероника Степанова выступят в Казани на V этапе Кубка России по лыжным гонкам |
«Кубок Ак Барс» был признан лучшим турниром по каратэ в 2023 году |
Чествование спортсменов и тренеров Федерации гребли на байдарках и каноэ РТ, показавших высокие спортивные результаты в 2023 году |
УНИКС-ДЮБЛ вышел в следующий раунд Первенства России по баскетболу |
Минуллина об итогах 2023 года в РТ: «Объем инвестиций в основной капитал впервые превысил триллион рублей» |
Определена победительница конкурса «Татар кызы Мордовия – 2023 |
Певице и автору песен Земфире исполнилось 45 лет