Скульпторга идеяне 25 ел аның янәшәсендә булган җырчының ярдәмчесе Илһам Хаҗиев тәкъдим итте

Фото: «Татар-информ»
Татар халкының легендар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Илһам Шакировның каберенә бүген таш куелды.
Ташны скульптор Фәнил Вәлиуллин ясаган. Таш диңгез ярында горур басып торган кыяны хәтерләтә. Плитәнең аскы өлеше фортепиано клавишалары рәвешендә ясалган. Скульпторга идеяне Илһам Шакировның ярдәмчесе, 25 ел җырчы янәшәсендә булган Илһам Хаҗиев тәкъдим иткән.
«Илһам Шакировның Кырымда яраткан урыны бар иде. Ярымутрауга барганда ул анда булмыйча калмый иде. Ул урын — Игезәкләр кыясы. „Миллион еллар буе бу кыялар дулкыннарга каршы көрәшеп горур тора. Легенда буенча бу кыяларга Шаляпин да менеп җырлаган“, — дип күп мәртәбәләр сөйләгәне бар Илһам абыйның. Кабер ташын да җырчының яраткан урыны белән бәйлисе килде», — диде Илһам Хаҗиев.
Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында Илһам Шакировны үзен дә таш кыя кебек нык характерлы кеше иде дип искә алдылар. Кабер ташында кыя да, диңгез дә бар. Илһам Шакиров диңгезне нык яраткан, диңгезгә багышланган җырлар да җырлаган.
«Илһам абыйның кабере янәшәсендә татар халкының бик күп олы шәхесләре җирләнгән. Аның ташын да башка зыялыларныкыннан биегрәк булмасын дип теләдек», — диде Илһам Хаҗиев.

Фото: «Татар-информ»
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин таш куюда һәм Илһам Шакировның исемен мәңгеләштерүдә ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Хөкүмәтенә зур рәхмәт белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Статьи по теме:
| Создаем застывшую красоту, танцуем, смотрим мюзикл, кино, спектакли и концерты, пишем диктант и проводим ночь в музее |
| Где в Екатеринбурге и дистанционно выучить татарский язык |
| «Мәхәббәттә көч»: в Екатеринбурге дружбу народов закрепили столом согласия |
| Просвещаемся, летаем, становимся батырами, танцуем, смотрим кино, спектакли и концерты |
| Исламский подход в развитии астрономии |
| Татарстанский авангард и андеграунд в позднесоветские годы |
| На старинном Татаро-башкирском кладбище Екатеринбурга восстанавливают ограждение |
| Начало «татарского» учебного года, Мавлид ан-Наби, «Пояс культур» и старт концертно-театрального сезона |
| Какое оно, новое искусство Казани? Уральский взгляд |
| Новое искусство Казани, уральский бренд одежды и день татарской культуры: события уходящего лета |
| Концерт, игры, скачки и борьба: программа главного Сабантуя Свердловской области |
| В Екатеринбурге появится арт-объект, посвященный уральским купцам Агафуровым |
| 13 июня состоится субботник и начнутся исследования на старинном татаро-башкирском кладбище Екатеринбурга |
| Лето начинаем с Курбан байрама, Агафуровских вечеров, Ночи музыки, Сабантуев и пирожков |
| Даты Сабантуев в Свердловской области: где проведут, а где отменили |
| Медиа eka.tatar 15 лет! Но этот день рождения может стать последним |
| Идеи на майские: создаем тюбетейки, готовим печенье, слушаем о блюзе, закрываем сезон концертов и спектаклей |
| Узнаем как стать батыром, смотрим кино, концерты и спектакли, рисуем узоры, создаем древо и фестивалим |
| Госансамбль песни и танца Республики Татарстан покажет семь концертов в Свердловской области |
| Рамадан, концерты, вечеринки и татарский женственный фолк в самый весенний месяц года |
| В Екатеринбурге открылся мусульманский центр имени Ризаетдина Фахретдина |

Певице и автору песен Земфире исполнилось 45 лет
Издатель и шеф-редактор:
Редактор-корреспондент:
Назлыгуль Ижгузина
*Instagram Meta Platforms Inc. запрещено на территории России