Вадим әнисе эшен дәвам итә. Мәктәп елларыннан бирле табиб булу – аның бурычы дип саный ул.
Вадим Әхәт улы Фәтхуллин
Россия Президенты Владимир Путин коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә алгы рәтләрдә эшләүче медицина хезмәткәрләрен бүләкләү турында указларга кул куйды. Пирогов ордены һәм Лука Крымский медале һәр медицина хезмәткәренең профессиональ бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарь хезмәтен һәм әлеге вируска каршы көрәшкә керткән өлешен билгеләп үтү өчен махсус булдырылган.
Илебездә бу бүләкләрнең беренчеләрен 21 июньдә медицина хезмәткәре көнендә тапшырдылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, илдә беренчеләрдән булып Пирогов орденын һәм коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкән өчен Лука Крымский медален Югра сәламәтлек саклаучылары алды. Бу югары дәүләт бүләкләре Сургут, Нефтеюганск һәм Ханты-Манси округ хастаханәләренең алты табибына һәм өч шәфкать туташына тапшырылды.
Югары дәүләт бүләгенә - «Пирогов ордены»на якташыбыз Вадим Әхәт улы Фәтхуллин да лаек булды. Ул 1998 елдан В.И.Яцкив исемендәге Нефтеюганск округ клиник хастаханәсенең анестезиолог-реаниматологы булып эшли.
Вадим Әхәт улы 1975 елның 9 апрелендә Домнино авылында туа, соңрак гаилә Вагайга күчеп килә. Вагай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Төмән дәүләт медицина институтына укырга керә, табиб дипломын 1998 елда ала. Шул ук елны өйләнә һәм туган ягына кайта.
Күпмедер вакыт Вагай район хастаханәсендә эшләп, Нефтеюганск шәһәренә күчеп, округ клиник хастаханәсенә анестезиолог-реаниматолог булып урнаша. Хастаханәдә хәзер инде тәҗрибәле табибны намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы, авыруларга игътибарлы карашы өчен бәялиләр, кешелеклелеге, игелеклелеге, ярдәмчеллеге өчен хөрмәт итәләр. Аның инде 22 ел медицина стажы бар.
Пандемия чорында Вадим Фәтхуллин даими рәвештә авырулар дәвалана торган ябык медицина учреждениесендә яши. Карантин башланганнан бирле ул аерым инфекцион бокста эшли башлый. Анда хезмәттәшләренә COVID-19га каршы көрәштә ярдәм итә. Хезмәттәшләре Вадим Әхәт улын Ходайдан җибәрелгән табиб, зур хәрефле Доктор дип атыйлар. Ул даими рәвештә белем дәрәҗәсен күтәрү белән шөгыльләнә, квалификацияне күтәрү курслары уза, күптән түгел югары квалификация категориясен раслады, коллективта абруй казана, «Яңарыш» хәбәр итә.
Үзен медицинага, дәвалауга һәм гомерләрне коткаруга багышлап, Вадим Әхәт улы якыннарына, гаиләсенә, туганнарына һәм дусларына игътибар бирергә, аралашырга өлгерә. Хатыны белән ике бала үстерәләр. Вадимның әти-әнисе Вагай районында һәркемгә яхшы таныш, үрнәк кешеләр. Әтисе Габделәхәт Бәшир улы бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган. Аңа «Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме бирелгән. Әнисе, Мәстүрә Әсхәт кызы район хастаханәсендә фельдшер булып эшли, хезмәт ветераны. Вадим Әхәт улы әнисе эшен дәвам итә. Мәктәп елларыннан бирле табиб булу – аның бурычы дип саный ул.
Пирогов ордены белән ул коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә керткән зур өлеше, табиб бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлеге һәм профессиональлеге өчен бүләкләнә.
Вагайлылар якташлары белән горурланалар, Вадим Әхәт улын, югары хөкүмәт бүләге алу белән котлыйлар. Россия Федерациясе Президенты тарафыннан югары бәяләнүе аңа яңа көч бирсен.
Охшаш мәкаләләр:
Где в Екатеринбурге и дистанционно выучить татарский язык |
«Мәхәббәттә көч»: в Екатеринбурге дружбу народов закрепили столом согласия |
Просвещаемся, летаем, становимся батырами, танцуем, смотрим кино, спектакли и концерты |
Исламский подход в развитии астрономии |
Татарстанский авангард и андеграунд в позднесоветские годы |
На старинном Татаро-башкирском кладбище Екатеринбурга восстанавливают ограждение |
Начало «татарского» учебного года, Мавлид ан-Наби, «Пояс культур» и старт концертно-театрального сезона |
Какое оно, новое искусство Казани? Уральский взгляд |
Новое искусство Казани, уральский бренд одежды и день татарской культуры: события уходящего лета |
Концерт, игры, скачки и борьба: программа главного Сабантуя Свердловской области |
В Екатеринбурге появится арт-объект, посвященный уральским купцам Агафуровым |
13 июня состоится субботник и начнутся исследования на старинном татаро-башкирском кладбище Екатеринбурга |
Лето начинаем с Курбан байрама, Агафуровских вечеров, Ночи музыки, Сабантуев и пирожков |
Даты Сабантуев в Свердловской области: где проведут, а где отменили |
Медиа eka.tatar 15 лет! Но этот день рождения может стать последним |
Идеи на майские: создаем тюбетейки, готовим печенье, слушаем о блюзе, закрываем сезон концертов и спектаклей |
Узнаем как стать батыром, смотрим кино, концерты и спектакли, рисуем узоры, создаем древо и фестивалим |
Госансамбль песни и танца Республики Татарстан покажет семь концертов в Свердловской области |
Рамадан, концерты, вечеринки и татарский женственный фолк в самый весенний месяц года |
В Екатеринбурге открылся мусульманский центр имени Ризаетдина Фахретдина |
Вспоминаем Джалиля, слушаем песни, делаем изю, читаем Мустая Карима и другие идеи февраля |
Певице и автору песен Земфире исполнилось 45 лет
Издатель и шеф-редактор:
Редактор-корреспондент:
Назлыгуль Ижгузина
*Instagram Meta Platforms Inc. запрещено на территории России