Бу санда методик кулланмалар, укыту һәм тәрбия проблемалары буенча публикацияләр белән танышырга мөмкин
Татар теле укытучыларына “Мәгариф. Татар теле” электрон журналының яңа саны дөнья күрде дип җиткерергә ашыгабыз. Татар теле укытучыларына адресланган бердәнбер фәнни-методик басма буларак, ул гадәттәгечә педагогик белемнәрне күтәрүне максат итеп куя. Бу санда да татар теле укытучылары методик кулланмалар белән беррәттән укыту, тәрбия проблемаларына кагылышлы язмалар белән дә таныша ала.
Филология фәннәре кандидаты Илһам ФӘТТАХОВның Гариф Ахуновның тууына 95 ел тулу уңаеннан язылган “Язучы, публицист, тәрҗемәче” дип аталган фәнни мәкаләсе әдипне төрле яклап ачуы белән кызыклы.
Казан федераль университетының атказанган профессоры, академик Рүзәл ЮСУПОВ бу юлы яшь буынга тәрбия бирү темасына туктала. «Тәрбиянең күп төрләре арасында иң әһәмиятлесе, хәлиткече – әхлак тәрбиясе. Әхлаклылык – һәр халыкның иң беренче, иң мөһим, биологик кешене иҗтимагый кеше иткән сыйфаты», — ди автор. Бу хакта “Яшь буынга лаеклы тәрбия” язмасында укыгыз.
Сарман районының татарча белем бирүче Зур Нөркәй авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең көндәлек мәшәкатьләре, балаларга милли тәрбия бирү юнәлешендәге проектлары турында Расиха ФАИЗОВАның «Милләтнең яшәү көче аның тамырларында” дигән язмасында танышырга була.
ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Лилия ГЫЙЛӘҖЕВА һәм әлеге институтның татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы Гөлнара ҺАДИЕВА “Татар теле дәресләрендә сайлап алу ситуациясенең актуальлеге” нә тукталалар.
“Мәгариф. Татар теле” бер үк вакытта тәҗрибә уртаклашу мәйданы булып кала бирә. Эзләнүчән укытучы өчен коллегаларының эш тәҗрибәсе, дәрес эшкәртмәләре һәрвакыт кызыксыну уята. Электрон журналның бу санында да республиканың төрле мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларының дәрес эшкәртмәләренә шактый урын бирелгән.
“Мәгариф. Татар теле" электрон журнал укырга
Статьи по теме:
| Гуляем на базаре, слушаем соловьиное пение, рисуем, танцуем, смотрим новое кино, отмечаем юбилей Тукая, много концертов, театра и выставок |
| 17 марта в Екатеринбурге состоится уральская премьера фильма «Ильхам Шакиров: великий народный певец» |
| Весенняя эстрада настоящего, фильм о легенде прошлого, рок-квартирник, татарская кухня, спектакли о нелегкой судьбе, человеке-кувшине и знаменитой гимнастке |
| «Как завороженный, Муса смотрел на расплавленный металл»: малоизвестные факты и уникальные фотографии Джалиля с поездки на Урал |
| Весной в Екатеринбурге прогремит фатирлык с GAUGA |
| Куда успеть в самом коротком месяце в году: спорт, музыка, любовь, трагедия, ифтар и полет! |
| Начинаем новый год с «Вечного театра», губадии и феерии из татарской «солянки» |
| «Вак декабрь»: учимся готовить бәлеш в Екатеринбурге, идем на дискотеки, концерт и в театр |
| Создаем застывшую красоту, танцуем, смотрим мюзикл, кино, спектакли и концерты, пишем диктант и проводим ночь в музее |
| Где в Екатеринбурге и дистанционно выучить татарский язык |
| «Мәхәббәттә көч»: в Екатеринбурге дружбу народов закрепили столом согласия |
| Просвещаемся, летаем, становимся батырами, танцуем, смотрим кино, спектакли и концерты |
| Исламский подход в развитии астрономии |
| Татарстанский авангард и андеграунд в позднесоветские годы |
| На старинном Татаро-башкирском кладбище Екатеринбурга восстанавливают ограждение |
| Начало «татарского» учебного года, Мавлид ан-Наби, «Пояс культур» и старт концертно-театрального сезона |
| Какое оно, новое искусство Казани? Уральский взгляд |
| Новое искусство Казани, уральский бренд одежды и день татарской культуры: события уходящего лета |
| Концерт, игры, скачки и борьба: программа главного Сабантуя Свердловской области |
| В Екатеринбурге появится арт-объект, посвященный уральским купцам Агафуровым |
| 13 июня состоится субботник и начнутся исследования на старинном татаро-башкирском кладбище Екатеринбурга |

Крымский татарин Сервер Абкеримов – всемирно известный музыкант, аккордеонист-виртуоз и композитор
Издатель и шеф-редактор:
Редактор-корреспондент:
Назлыгуль Ижгузина
*Instagram Meta Platforms Inc. запрещено на территории России