Барый Гани улы Шәвәлиев 1925 елда Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек авылында туган.

5 7

Түбән Тегермәнлек мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, Югары Тегермәнлек җидееллык уку йортына йөри башлый. 7 еллык мәктәпне уңышлы тәмамлый (1939). Язуы матур булганга, мәктәпне тәмамлагач, аны Карл Маркс колхозына (Түбән Тегермәнлек авылы) хисапчы ярдәмчесе итеп алалар.

Әтисенең сугышка китеп һәлак булуы Барыйга да нык тәэсир иткән.
1943 елның 7 гыйнварендә Совет Армиясенә алына. Ул укчылар полкында хезмәт итә. Батырлык кылган вакытта кече сержант дәрәҗәсендә отделение белән җитәкчелек иткәне мәгълүм.

1944 елның 23 июнендә Совет гаскәрләре «Багратион» операциясен башлый. Беларусьның Витебск өлкәсен азат иткәндә, Осинторф авылы янында, кече лейтенант Иван Ильченко белән бергә Барый Шәвәлиев тиңдәшсез батырлык ясап, һөҗүмне дәвам итәргә мөмкинлек бирәләр. Иван Ильченко күкрәге белән каплагач, тынып калган дошман уты яңадан ата башлый. Барый Шәвәлиев фашист дзотына таба шуышып, ядрәләр яңгырын үтеп, амбразурага ташлана һәм аны күкрәге белән каплый.

Барый Шәвәлиев Витебск өлкәсенең Орша районы Ольховка авылыннан 400 метр көнбатышта туганнар каберлегендә күмелгән була, соңрак бу каберлек Осинторфка күчерелә.

Источник: "Татары Екатеринбурга" Вконтакте

1/25 секунды

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX