Танылган татар милли бәйрәме «Татар яшь буын җәйге лагере» кысаларында оештырылган

22 6

Фото: islam-portal.ru

Литваның Тракай каласында татар яшьләре Төркия дәүләте ярдәме белән Сабан туе бәйрәме үткәргәннәр. Бу хакта Төркия хезмәттәшлек һәм координация агентлыгы хәбәр итә.

Литва яшьләр Сабан туе Төркия хезмәттәшлек һәм координация агентлыгы Литва татар мәдәният үзәге белән берлектә оештырылган җәйге лагере программасы кысаларында уздырылган.

Әлеге лагерь Литва, Латвия, Польша һәм Кырымда яшәүче татар яшьләре өчен быел җиденче тапкыр үткәрелгән. «Татар яшь буын лагеры» дип аталган чара Латвиянең Милли азынлык департаменты, Тракай шәһәр хакимияте, Төркиянең Вильнюс илчелеге ярдәме белән тормышка ашырылган.

Лагерьда Төркия һәм татар тарихы, мәдәни кыйммәтләре турында семинарлар, татарча көрәш, җәя белән ук ату, атка менү, скрипкада уйнау буенча курслар, милли биюләр һәм әбрү рәсем сәнгате күнегүләре оештырылган. Татар яшьләре арасында иҗтимагый-мәдәни бердәмлекнең мөһимлеге, төрек-ислам цивилизациясе турында сөйләшүләр үткәрелгән, «Татар-информ» хәбәр итә.

 

22 7

«ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән Сабантуй бәйрәме быел җәйге лагерьның төп темасы итеп сайланды. Анда төрле спорт ярышлары, бәйгеләр, җыр-биюләр оештырылды, татар милли ризыклары тәкъдим ителде. Программа кысаларында төрки татар мәдәниятен өйрәнү һәм аны яңа буынга җиткерү мөһимлеге  ассызыкланды», — дип язылган «TİКАдан татар-төрек уртак мирасына теләктәшлек» дип исемләнгән мәкаләдә.

 

Охшаш мәкаләләр:

Татарки американской Флориды присоединились к «изоизоляции», повторив картины художников

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX