Милли Шура рәисе Миңнехановның мәкаләсенең татар дөньясы тарафыннан хуплануын әйтте

1 3

 Фото: БИЗНЕС Online

 

Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның милләт киләчәге турында программ мәкаләсенең татар дөньясында көтеп алынган булуын һәм хуплап каршы алынуын хәбәр итте.

Shaykhraziev

«Бу кирәкле мәкалә. Без аны төбәкләрдәге, чит илләрдәге татар активларына тараттык. Татар дөньясында гына түгел, башка милләтләр арасында да ул өметләр белән, хуплап каршы алынды», — диде Шәйхразиев.

Премьер-министр урынбасары Рөстәм Миңнехановның Татарстан өчен генә түгел, бөтен дөнья татарлары өчен дә президент булып торуын искәртте. «Президент Бөтендөнья татар конгрессына да бурычлар куйды. Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү буенча юнәлеш бирде», — диде ул.

Васил Шәйхразиев татар халкының төп бурычларының берсе булып бердәмлекне саклау торганын әйтте һәм бу фикернең Президент мәкаләсендә дә урын алуын билгеләде, «Татар-информ» хәбәр итә.

«Казан татарымы без, себер, әстерхан, керәшен татарымы — без барыбыз да зур, бердәм гаилә. Димәк, традицияләргә тугрылыкны сакларга тиешбез. Президент мәкаләсендә бердәм гаилә булган милләтне алга алып бару юллары күрсәтелгән», — диде ул.

Вице-премьер шулай ук «азатлык» төшенчәсенә дә тукталды.

«Конституциябез, законнарыбыз безгә милләт булып яшәргә, үсәргә мөмкинлек бирә. Азатлык дигәндә, моны күздә тоту кирәк. Азатлыкны нәрсәнедер даулап йөрү дип аңларга кирәкми. Президент мәкаләсендә бу вакыйгалар буенча да кисәтү бар», — диде ул.

«Безгә Татарстан җирендә туып, милләтебезгә хезмәт итү мөмкинлеге бирелгән. Татарстан ул лидер төбәк, ә бу безнең өчен горурлык кына түгел, бурыч та, миссия дә. Президентыбыз сүзләрен хуплыйбыз. Бу мәкаләдә татарларның нинди юл алачагы аңлаешлы итеп язылган, ул башка милләт кешеләренә дә аңлашыладыр дип уйлыйбыз», — диде Васил Шәйхразиев. 

 

Статьи по теме:

Рустам Минниханов: «Кем мы себя точно не видим, так это «сувенирным народом»

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX