Дүрт фәннән 393 балл җыйган укучы ни генә булмасын татарча сөйләшергә кирәк дип саный

7 7

 

Дүрт фәннән 393 балл җыйган Инсаф Фәйзрахманов ни генә булмасын, өйдә дә, урамда да татарча сөйләшергә кирәк дип саный. Ул үз балаларын да татар мәктәбенә бирәчәген әйтә.

Кайбер ата-аналар мәктәп тәмамлаганда имтиханны урысча тапшырырга кирәк дип балаларын татар мәктәпләренә бирүдән баш тартканда ел саен диярлек татар мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында чыгарылыш имтиханнарын югары баллар белән тапшырган егет-кызлар күренә.

Быел шуларның берсе — Кукмара районының Ядегәр авылы мәктәбен тәмамлаган Инсаф Фәйзрахманов. 6 августта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов республикада Бердәм дәүләт имтиханнарында уртача баллар Русия күрсәткечләреннән югарырак булуын әйтте. Ул Инсафны да телгә алды: Ядегәр авылы егете информатикадан 100, урыс теленнән 100, физикадан 99, математикадан 94 балл җыйган. Азатлык аның белән имтиханнар һәм татарча укуы турында сөйләште.

— Инсаф, имтаханнарны уңышлы тапшыруыгыз уңаеннан тәбриклибез. Яхшы күрсәткечәләргә ничек ирешеп булды?

— Мин үзем укытучылар гаиләсеннән. Әнием математика укытучысы, әтием дә элек физика, иминлек дәресләрен укытты. Дәү әнием дә укытучы. Шуңа балачактан ук математика белән кызыксындым, математиканы тырышып укый идем. Бишенче сыйныфтан бирле математикадан, физикадан олимпиадаларда катнаштым, республика күләмендә призлы урыннар алдым. Физикадан олимпиадаларым уңышлырак булды, русиякүләм дәрәҗәгә җитә алдым. Авыл мәктәпләре өчен үткәрелгән олимпиадаларда да җиңгәнем булды.

— Бу олимпиадаларга, имтиханнарга үзегез генә әзерләндегезме?

— Аерым репетитор, тренерларга йөрмәдем. Әйткәнемчә, әнием математика укытучысы, яхшы гына базаны миңа ул бирде, олимпиадаларга да бергәләп әзерләндек. Аннары инде үзем укыдым.

— Хәзер планнарыгыз нинди, кайда укырга телисез? Андый югары баллар белән Мәскәүнең иң яхшы уку йортларында да укып була бит?

— Дөресен әйткәндә, бик еракка барасым килми, шуңа Мәскәүгә теләк әллә ни юк. Берничә вариантны уйлыйм, әлегә теләгәнем — Казан университетында Информацион технологияләр югары мәктәбе (ИТИС). Иннополис та кызык була алыр иде, ләкин анда керү өчен документларны күпкә иртәрәк тапшырырга кирәк, инде өлгермәдем.

— Сез мәктәптә татарча укыдыгызмы?

— Әйе, безнең мәктәптә бөтен фәннәр татарча укытыла. Урыс теле һәм инглиз теле дәресләреннән тыш, татарча укыдык, өйрәндек.

— Татарча уку имтиханнарны урысча тапшырырганда авырлык тудырмадымы? Кайбер ата-аналар баланы, имтиханны урысча тапшырасы бар дип, татар мәктәбенә бирергә теләми, беләсездер.

— Юк, татарча уку бөтенләй комачау итми. 9нчы сыйныфтан соң дустым имтиханны татарча тапшырды, анда бераз кыенлыклар булды, чөнки дәрестә бер төрле терминнарны өйрәнәбез, ә имтихан биремнәрендә тәрҗемәләр башкачарак иде. Ләкин бу термин тәрҗемәсе мәсьәләсе генә.

Мәктәптә татарча укып, хәзер Мәскәүдә яхшы университетларда укучылар да бар
Бердәм дәүләт имтиханын урысча тапшыру бер дә авыр булмады. Мәктәптә татар телендә генә укып чыгып, имтиханнарны да уңышлы тапшырып була, яхшы университетларга да керергә була дип саныйм. Безнең районда андый мисаллар аз түгел, мәктәптә татарча укып, хәзер Мәскәүдә яхшы университетларда укучылар да бар.


— Дусларыгыз, яшьтәшләрегез белән татарча сөйләшәсезме? Татарча сөйләшүгә мөнәсәбәт нинди?

— Авылдагы дусларым белән татарча гына сөйләшәм. Олимпиадалар язган чакларда урысча да сөйләшеп алырга туры килә, чөнки татарча белмәүчеләр дә бар. Шунысы кызык: андый яшьләр, безнең үзара татарча сөйләшүебезне ишеткәч, телне бик үк белмәсәләр дә, татарча сүзләрне кыстырырга тырыша, үзләренең дә аз гына булса да татарча сөйләшә алуларын күрсәтергә телиләрдер. Ә болай, татар теленең кирәге юк диючеләр дә бар инде, анысы. Мин алар белән килешмим, безнең ата-бабаларыбыз теле бит ул, аны сакларга һәм үстерергә кирәк. Үземнең балаларымны татарча укытырмын, татар мәктәбенә бирермен.

Хәзер мәктәпләрдә татар теле дәресләрен киметтеләр, тик, минемчә, бу безгә тәэсир итәргә тиеш түгел. Нәрсә генә булса да, өйдә татарча сөйләшергә, балаларны туган телебезгә өйрәтергә кирәк!

— Мәктәпне тәмамлау коронавирус пандемиясе чорына туры килде. Соңгы айларны сез ничек укыдыгыз, авыр булдымы?

— Бөтен республика кебек, без дә дистанцион укыдык. Анысы авыррак булды, авылда интернет начаррак бит, дәресләр өзелү очраклары да булды. Кайбер фәннәрдән укытучылар биремнәрне мессенджерлардан җибәреп торды. Болай, җайсыз булды дип әйтмәс идем. Үзе укый торган кеше укый инде ул, дистанцион да җайлы.

— Ә имтиханнарны ничек тапшырдыгыз?

— Кукмараның үзенә барып тапшырдык. Саклык чаралары күп булды, ара саклауны сорадылар, бинага кергәндә кулларга антисептик сиптерделәр.

* * *

2019 елда татар Казанның 2нче татар гимназиясе укучысы Рамил Баһавиев та БДИ имтиханнарын югары баллга тапшырды, дүрт фәннән ул 399 балл җыйды. Ул да Азатлыкка "туган телдә белем алу имтиханны уңышлы тапшыруга комачау итми", диде.

2020 елда татар теленнән бердәм республика имтиханын 9 укучы сайлады. Узган еллар белән чагыштырганда бу күрсәткеч кими бара: 2018 елда –​ 24 укучы, 2019 елда –​ 15 кеше укучы.

 

Охшаш мәкаләләр:

Ученица из Татарстана Алсу Ахметгараева набрала 100 баллов на ЕГЭ по русскому языку

399 баллов за четыре экзамена. История Рамиля Багавиева, который теперь сам преподаёт школьникам

Винера Ганиева: «Балада милли горурлык хисен нәкъ менә кече яшьтән үк тәрбияләү зарур!»

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX