Анда GAUGA, IttifaQ, Рәдиф Кашапов, «Карт Аяк» һәм башкалар башкаруында җырлар яңгырый

14 3

 

 

Чаллыда эшләп килүче URBANTATAR берләшмәсе шул исемдәге интернет-радио булдырган. Ул атна буе, тәүлек дәвамында эшли, һәм «альтернатив татар музыкасы» дип аталып йөртелә торган төрле жанрларда башкарылучы заманча музыканы эфирга чыгара.

Проект авторы Илһам Шәрип Азатлыкка сөйләгәнчә, ун ел элек барлыкка килә башлаган бу төр музыканың радио рәвешендә интернетта хәзер чыгуы «моның вакыты җитүе» белән аңлатыла.

«Беренчедән, треклар аз иде. Икенчедән, гомумән заманча треклар булуын яшьләр бик белми иде. Бүген алар күпкә артты, чөнки соңгы еллар эчендә яңа треклар булдыру өчен зур адымнар ясалды. Бу, әлбәттә, Казанда музыкаль лабораторияләр ясау, TatCultFest уздыру һәм «Мин татарча сөйләшәм» акция-концертларының яңа эзләнүләре. Бу адымнар яшьләргә нинди музыка тыңлау ошаганлыгын күрсәтте. Һәм бу радионың вакыты җитте», дип сөйләде ул.

Радионы urban.tatar сайтында тыңлап була. Анда «Алканат», GAUGA, IttifaQ, Рәдиф Кашапов, «Карт Аяк», Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев һәм башкалар башкаруында җырлар яңгырый.

Илһам Шәрип сүзләренчә, интернет-радионы ачу күпмедер чыгымнар һәм шактый вакыт таләп иткән. «Гади генә әйткәндә, сервер сатып алып, аңа трекларны күчереп салдык, автодиджей параметраларын көйләдек», диде ул.

Хәзер радио фондында 500ләп җыр тупланган. Аларны җыр авторлары радиога үзләре бирә.

«Бу проект акча китерү максатыннан түгел, ә альтернатив татар музыкасының татар яшьләре арасында киңрәк яңгыравына ирешү максатыннан тормышка ашырылды, авторларга акча түләнми. Хәзергә 500-ләп жыр бар, алар плейлистка өлешчә кертелә бара. URBANTATAR командасына ошаган треклар плейлистка эләгә. Һәм алар яңа чыккан треклар белән тулыландырып барылачак», дип сөйләде Илһам Шәрип.

Интернет-радио проектында өч кеше эшли. Киләчәктә проектны үстерергә ниятлиләр. Смартфоннарда радионы жиңелрәк кушу өчен, Android һәм iOS программа кушымтасы ясарга, Тelegram-да канал ачарга, алга таба татар дөньясының подкастларын системалы рәвештә чыгарып килергә планнары бар.

«URBANTATAR — Яр Чаллы шәһәренең татар яшьләре берләшмәсе. Аның максаты — сыйфатлы проектлар аша шәһәр мөхитендә һәм яшьләр арасында туган телне популярлаштыру. Бу проект бер ел элек юктан гына барлыкка килде. Без аны үз шәһәребезгә һәм телебезгә мәхәббәт аңлату өчен ачтык», дип аңлата берләшмәгә нигез салучылар аның максатларын.

Быел май аенда үзен «Китап» милли радиосы дип таныткан татар телле радио эшли башлады. Аны әлегә мобиль әсбабларда гына тыңлап була. Соңрак интернетта сайт аша һәм Казанда 98,6 FM ешлыгында тыңларга мөмкин булачак.

Охшаш мәкаләләр:

Мобильное приложение «Китап» стало самым популярным татарским электронным сервисом

Национальное радио «Китап» ко Дню радио представляет радиослушателям мобильное приложение

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX