Бары тик балалар күңеле генә балаларга нәрсә кирәклеген аңлый ала, шуңа күрә балаларга басым ясалды
Фото: tlum.ru
Быел Татарстанда мәктәп балалары арасында татар мультфильмнары, кинофильмнар буенча бәйге игълан ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин хәбәр итте.
«Якын арада минем инициатива белән мәктәп балалары арасында татар мультфильмнары, компьютер уеннары, кыска метражлы татарча нәфис яки документаль кинофильмнар буенча конкурс-фестиваль игълан итәчәкбез. Ул бөтен республика күләмендә булачак. Балалар үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим итәчәк», — диде Рамил Төхвәтуллин.
Ул татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе актив эшләп килүен билгеләп узды.
«Киләчәккә максатларыбыз — шушы юнәлештә милли кадрлар булдыру. Балалар күңеле генә балаларга нәрсә кирәклеген аңлый ала, шуңа күрә балаларга басым ясадык», — диде депутат.
Ул моның елга бер тапкыр уздырыла торган бәйге булачагын әйтте. Хәзерге вакытта нигезләмәсе эшләнеп килә.
«Шаян ТВ»да һәм балалар бакчаларында җиңүче әсәрләрне күрсәтергә ниятлибез», — дип белдерде Рамил Төхвәтуллин.
Парламентарий Юлламага карата фикере белән уртаклашты.
«Әйтелгәннәр сүз булып калмас, конкрет гамәлләр булыр дип өметләнәм. Республикабызның икътисади, сәяси яктан да тотрыклылыгын, элекке елларда ирешкән казанышларны югалтмыйча, алга таба чәчәк атуына ирешелер дип ышанам», — диде.
Охшаш мәкаләләр:
| Создаем застывшую красоту, танцуем, смотрим мюзикл, кино, спектакли и концерты, пишем диктант и проводим ночь в музее | 
| Где в Екатеринбурге и дистанционно выучить татарский язык | 
| «Мәхәббәттә көч»: в Екатеринбурге дружбу народов закрепили столом согласия | 
| Просвещаемся, летаем, становимся батырами, танцуем, смотрим кино, спектакли и концерты | 
| Исламский подход в развитии астрономии | 
| Татарстанский авангард и андеграунд в позднесоветские годы | 
| На старинном Татаро-башкирском кладбище Екатеринбурга восстанавливают ограждение | 
| Начало «татарского» учебного года, Мавлид ан-Наби, «Пояс культур» и старт концертно-театрального сезона | 
| Какое оно, новое искусство Казани? Уральский взгляд | 
| Новое искусство Казани, уральский бренд одежды и день татарской культуры: события уходящего лета | 
| Концерт, игры, скачки и борьба: программа главного Сабантуя Свердловской области | 
| В Екатеринбурге появится арт-объект, посвященный уральским купцам Агафуровым | 
| 13 июня состоится субботник и начнутся исследования на старинном татаро-башкирском кладбище Екатеринбурга | 
| Лето начинаем с Курбан байрама, Агафуровских вечеров, Ночи музыки, Сабантуев и пирожков | 
| Даты Сабантуев в Свердловской области: где проведут, а где отменили | 
| Медиа eka.tatar 15 лет! Но этот день рождения может стать последним | 
| Идеи на майские: создаем тюбетейки, готовим печенье, слушаем о блюзе, закрываем сезон концертов и спектаклей | 
| Узнаем как стать батыром, смотрим кино, концерты и спектакли, рисуем узоры, создаем древо и фестивалим | 
| Госансамбль песни и танца Республики Татарстан покажет семь концертов в Свердловской области | 
| Рамадан, концерты, вечеринки и татарский женственный фолк в самый весенний месяц года | 
| В Екатеринбурге открылся мусульманский центр имени Ризаетдина Фахретдина | 

Певице и автору песен Земфире исполнилось 45 лет
Издатель и шеф-редактор:
Редактор-корреспондент:
Назлыгуль Ижгузина
*Instagram Meta Platforms Inc. запрещено на территории России