Татар теленең үз сүзләрен уйлап чыгару өчен нишләргә? Бу хакта КФУның профессоры сөйләде

17 2

 


Татар теле — туган телем, дибез. Әмма сөйләмебезгә, үзебез дә сизмәстән, еш кына рус сүзләре керә. Бу процесстан соң татар телен нинди үзгәрешләр көтә? Татар теленең үз сүзләрен уйлап чыгару өчен нишләргә? Бу хакта «Татар-информ»га КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе профессоры Гөлшат Галиуллина сөйләде.

«Татарларда моңарчы хас булмаган авазлар очрый башлады»

— Гөлшат Рәисовна, хәзерге заманда татар теле нинди үзгәрешләр кичерде? Рус теленең йогынтысы нинди роль уйный?

— Тел — тере организм. Ул яши, үсә, үләргә дә мөмкин. Шунлыктан телдә ниндидер үзгәрешләр булу — табигый күренеш. Татар теле бүгенге көндә зур үзгәрешләр кичерә. Аның төрле сәбәпләре бар. Җәмгыятьтә һәм психологиядә булган үзгәрешләр, мәдәни һәм иҗтимагый сәбәпләр турыдан-туры телебездә дә чагылыш таба. Татар теле хәзер сан ягыннан гына түгел, сыйфат ягыннан да үзгәрә. Сыйфат ягыннан үзгәреш акрын бара торган процесс.

Телебезгә зур йогынты ясаган факторларның берсе — ике телле яки күп телле даирә. Ике телнең янәшә яшәве татарлар өчен яңалык түгел. Мисал өчен, XX йөз башында чыккан реклама, белдерү текстларында рус теленең йогынтысы шактый сизелә, хәтта сүзтезмәнең бер элементы татарча, икенчесе русча бирелә. Бу бүген генә туган үзенчәлек түгел. XX гасырда бер телнең өстенлеге күренә.

Татарларда моңарчы хас булмаган авазлар очрый башлады. Әлбәттә, алар диалектларда бар иде. [ть] да, [дь] да диалектта кулланыла торган авазлар. Без Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы кысасында соңгы елларда комплекслы рәвештә татар сөйләм телен өйрәнәбез. Татар кешесенең әзерлексез табигый сөйләмен тупладык, бу мәсьәләгә кагылышлы монографик хезмәтләр чыгардык. Әлеге ят авазлар бүген диалект кысасыннан чыкты — алар киң массага таралды һәм сөйләмдә кулланыла, дигән нәтиҗәгә килдек.

Әлеге үзенчәлек туксанынчы елларда татар телен киң кулланылышта өйрәтә башлаган чорларда, рус балалары авазларны дөрес кулланмаган очракта, орфоэпик нормалар сакланмау сәбәпле килеп керде. Яшь буын телендә ул бар, ул элек тә бар иде, шәһәрдә туып үскән татар балаларының телендә дә очрый.

Әмма безнең материаллар күрсәткәнчә, әлеге авазлар очрамаган төбәкләр бар, менә шушы төбәкләрдә урта яшьтәге кешеләрнең телендә бу ят авазлар күренә башлады. Бу диалект һәм даирә кысасыннан чыккан һәм, принципта, урта буын татар теленең нормасын саклаган, чөнки яшьләрнең теле үзе бер аерым тема. Шулай ук [о] авазын ачык итеп әйтү тенденциясе шактый киң таралган һәм күзәтелә торган күренеш.

«Дикторлар сөйләме — иң камил, норматив сөйләм булып санала иде»

— Рус теленең телнең структурасына үтеп керү очракларына мисаллар китерсәгез иде.

— Мәсәлән, «туган көнең белән», «отчет өстендә эшләү». Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр үзе бер тарих. Телнең сан ягыннан үзгәреше телнең аһәңлегенә зыян ясарга мөмкин. Әмма сыйфат үзгәрсә, тел үзгәрә дип әйтәләр. Структурага зыян килсә, ул телнең үзгәреше турында уйланырга урын калдыра.

Иң киң таралган үзенчәлек — җөмләдә сүз тәртибе үзгәрү. Матур әдәбият, әдәби сөйләм яңгырарга тиешле аудиториядә бу төр үзенчәлек күзгә ташлана. Сөйләм телендә кире сүз тәртибе электән үк килгән үзенчәлек һәм ул бүген активлашты. Күп очракта без рус телендәге җөмләнең тәрҗемәсен ясыйбыз да һәм ул тәрҗемә телнең структурасына зыян китерә. Бу җөмлә калыбына да бәйле.

Сөйләм телен белеп бетермәгән кешеләр, нигездә, тәрҗемә һәм калька белән сөйләшә. Кызганыч, бу бит вакытлы матбугатта да күзгә ташлана. Шушы ук тәрҗемә нигезендә җөмләнең калыбын татарчадан читләштереп, русныкын турыдан-туры тәрҗемә итәләр. Гәрчә мәгънәне тәрҗемә итеп, табигый калыбыбызны саклау мөмкинлеге дә бар.

 

 

— Киләчәктә мондый катнаш сөйләм нәрсәгә китерер? Ул куркынычмы?

— Катнаш сөйләм телгә зыян китерә. Тел үзгәрә, моны туктатып булмый. Тел юкка чыгуының берничә этабы бар, ул болай гына үлә алмый. Катнаш сөйләм башка телләр арасында эрүгә таба алып бара торган юлларның берсе. Булган материаллар нигезендә карасак, безгә телебезнең сафлыгы турында уйланырга кирәк. Һәм ул вакыт инде үтеп бара.

Рәсми аудиторияләрдә дә катнаш сөйләм еш күзәтелә. Татар теленең нормасы, аның камиллеген күрсәтә торган аудиторияләр — радио, телевидение… Элегрәк ул шул форматта яшәде, мәсәлән, XX гасырда дикторлар сөйләме — иң камил, норматив сөйләм булып санала иде. Сәхнә сөйләмен карагыз. Ул бит үрнәк иде! Газета-журналга язылган материаллар, һичшиксез, дөрес вариант буларак кабул ителә иде.

Мондый иркенлекнең рәсми яисә норма булырга тиешле аудиторияләргә дә үтеп керүе бик куркыныч.

— Алай булгач, телнең чисталыгын саклап калып булырмы соң? Бу мөмкин хәлме?

— Тырышырга кирәк. Ул бит һәр кешенең үзеннән тора. Хәзерге заманда телнең сафлыгын ниндидер норматив белән өстән төшереп кенә саклап бетереп булмый. Бүген татар телендә сөйләшүче һәр кеше үзенә игътибар итәргә тиеш. Комплекслы якын килгәндә генә телебезнең яшәеше турында сөйли һәм аның киләчәген булдыра алабыз. Ул бер яклы гына күренеш була алмый. Бу — татар телендә сөйләшүчеләр һәм телне пропагандалау, аны саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең дә бурычы.

«Татар теле — көчле тел. Ул юкка чыкмыйча, табигыйлеген саклый»

— Тагын бер мәсьәләгә тукталып үтәсе килә. Инфинитивтагы рус глаголы һәм татарның «итә» сүзеннән төзелгән конструкция күпмедер вакыттан соң әдәби телгә дә кереп китәр дип уйламыйсызмы?

— Ул әдәби телгә кергән инде. Татар телендә аналитик яки тезмә фигыльләр ясалу киң таралыш тапкан. «Итә”гә килгәндә, ул телдә ярдәмче фигыль буларак та, мөстәкыйль буларак та кулланыла. Җәлеп итү, рәхим итү, тәэмин итү, дәвам итү… Ул гарәп-фарсы алынмалары белән дә, үзебезнең сүзләр белән дә кулланыла.

«Борньлау — бронь ясау — бронировать итү» кебек вариантлар сүзлеккә кергән. «Распечатывать итү», «мешать итү», «заправить итү» һ.б. сөйләм телендәге үрнәкләр кулланыла. Мин мондый вариантка каршы, чөнки «бронь ясау» дип әйтү бар. Шунлыктан, рус телендә кулланыла торган калыплар белән андый грамматик формаларның телгә кереп китүе һәм сүзлекләрдә теркәлүе яклы түгелмен.

Бу шулай ук телнең сафлыгына бәйле. Бронь ясау бар икән, нигә бронировать итәргә? «Бронь ясау» бронь — алынма сүз булса да, бу очракта саф татарча яңгырый. Мондый вариантларның берничәсе әдәби нормага кергән. Әмма алынма сүзне татар телендә алмаштырып була икән, без шушы вариантны кулланылышка кертеп җибәрергә тиеш.

Әгәр дә без «заправить итү» бар дип, әдәби нормага алсак, телнең табигыйлеге, аның аһәңлеге турында сөйләшү урынсыз булыр иде.

— Татар теленә рус-европа телләреннән яңа сүзләр өстәлү дәвам итә. Ни өчен алар алынма булып керә? Нигә алмашка яңа татар сүзе уйлап чыгарылмый?

— Бу бездән тора торган күренеш. Тел хәрәкәттә ул. Ниндидер этапта гарәп-фарсы алынмаларының тәэсире көчле булган. Бүген, глобальләшү шартларында, күп телләрдә алынмаларның керүе күзәтелә. Шул ук рус телендә дә Европа алынмалары күп.

Тел — тере организм. Тел өлкәсендә алыш-биреш алып бару нормаль күренеш. Телнең үзәге бар, ул телнең үз сүзләре.

Гарәп-фарсы алынмалары безнең менталитет, рухыбыз, динебез белән бәйле һәм аның күбесе үзебезнеке буларак кабул ителә. Шулай да, ул телнең аһәңлегенә зыян китерә торган күренеш, алар арасында телебезгә кереп киткәннәре бар, аларның алынма икәнлеген дә белмәскә мөмкин.

Бүгенге көнгә кадәр телдә урнашып китә алмаган [һ] авазын беләбез. Бу авазны [х] авазына әйләндерделәр. Ул гаҗәп дәрәҗәдә саф, матур көйле аваз. Шулай да, ул телгә кереп китә алмады. Телебез өч яклы тәэсир кысасында да үзенең аһәңлеген саклый. Шуның өчен мин татар телен көчле тел дип әйтер идем. Ул, юкка чыкмыйча, табигыйлеген саклый.

— Төрекләр яңа сүзләр уйлап табарга тырыша. Селфи сүзен дә алар «өзчеким» дип үзләренчә тәкъдим иткән һәм сөйләмгә кереп киткән…

— Без дә бит «очкыч» сүзен «самолет» урынына кертергә тырыштык, ләкин керә алмады. Очкыч — искиткеч матур сүз. Санак та кереп китмәде. Әмма әйдаман сүзе кереп китте. Сүзне уйлап табу һәм аны пропагандалау — безнең эш. Таныту вакытлы матбугат, электрон чаралар аша бара. Сәлам сүзе бар. Яшьләр сөйләмендә күбрәк «привет» кулланыла. Әйдәгез, бергәләп «сәлам»гә күчик?! Яшьләр арасында «сәлам»не генә кулланучылар да бар. Менә шул рәвешле ул кереп китәчәк.

Яңа сүз уйлап тапканбыз икән, әйдәгез, мессенджерларда, вакытлы матбугатта, социаль челтәрләрдә бергәләп кулланыйк. Ул урнашачак, монда бернинди проблема юк. Телдә мода дигән әйбер бар. Телдә сүзләр уйлап табу процессы бара, ул даими рәвештә актив рәвештә кулланылса гына нормага кереп китә ала. Безнең андый очраклар сөйләм телендә дә әдәби норма буларак бар.

 

17 3

 

— Кайбер мәгълүмат чаралары, мәсәлән, «Юлдаш» газетасы татар теленә ярашлы үз сүзлеген булдырган. Алар «кылуп», «тиливизыр» дип яза. Алар дөрес эшлиме, ничек уйлыйсыз?

— Норматив буенча ул кабул ителмәгән. Телдә урнашып, бөтен кешегә дә аңлаешлы алынма сүзләрен яңа уйлап табылганнарына алмаштыру кирәк түгелдер, әмма телебезгә менә кереп ята торган сүзләр бар. Татарчалаштыру өлкәсендә эш алып барырга мөмкин, ләкин монда да чаманы белү зарур. Сүзнең мәгънәсе, яңгырашы, әдәби нормага туры килү-килмәве бар.

Яңа уйлап табылган сүзләр күбрәк сөйләм теле берәмлекләренә якын тора. Телдә дә сайлап алу процессы бар. Шунлыктан яңа сүзләрнең күбесе кереп китә алмый.

Дөрес түгел дигән сүз белән килешмим, телдә ниндидер хәрәкәт, омтылыш булырга тиеш.

«Рус телен белеп, зыялы булып күренү тенденциясе сеңгән»

— Элек шәһәр транспортында барганда, татарча сөйләшергә курка идек, дип сөйлиләр. «Татарча сөйләшә башласаң, рус кешеләре яратмый», — дип искә алалар. Туксанынчы елларда милли күтәрелеш вакытында кискен алга ыргылыш була. Сезнең фикерегезчә, ни өчен татар теленә төрле елларда төрле караш булган?

— Мондый караш җәмгыятьтә булган вакыйгаларга бәйле. 1970 — 1980 елларда халыкара аралыкка омтылу, рус теленең өстенлекле булуы, ассиметрия күренеше бар иде. Әйе, телдән оялу күренеше булды.

Без төрле буын вәкилләренең татар телендә сөйләшүче кешеләрнең татар теленә мөнәсәбәтләрен тикшердек. «Ни өчен рус теленә күчәсез?» — дигән сорау бирдек. Урта буын: «Чөнки ул модалы, өстенлекле», — дип җавап бирде. Безне гаҗәпләндергәне — «престижлы» дигән җавапны ишетү иде.

Яшь буын «гадәтләнгәнбез» дип җавап бирде, ягъни мода процессы инде үтеп бара. Әмма бу гадәткә әйләнгән. «Әйе, мин аның татарчасын беләм», — дип әйтә алар һәм шунда ук: «Дөрес түгел шул бу», — диләр.

Ул билгеле бер чорда яшәүченең аңына сеңгән. Шушы чор кешеләрендә рус телен белеп, зыялы булып күренү кебек ялгыш күзаллау тенденциясе сеңгән. Ул хәтта бүгенге көндә дә бар икән әле. Шулай да, яшьләрдә күзәтелми. Телнең кулланылышы төрле факторларга бәйле, дип нәтиҗә ясый алабыз. Шул исәптән, психологик фактор да зур роль уйный.

«Без бүген хәтта татар баласын да сөйләшергә өйрәтергә тиеш»

— Әниләребез дә еш кына Совет заманында укытылган методика иң яхшысы булган, дип искә ала…

— Һәр чорның үзенчәлеге бар. Бүгенге чорда яшьләр сөйләмендә актив билингвизм — инглиз, татар һәм рус телләренең кушылуы күзәтелә. Яшьләргә бу кызык, заманча тоела. Глобальләшү шартларында төрле телләрнең бер-берсенә кушылуы, алынмалар белән тулылануы бара. Бу процесс бөтен телдә бар.

1970 — 1980 елларны алыйк. Авыл җирлеге яки татар төбәгендә актив билингвизм ул дәрәҗәдә үк түгел иде. Өлкән буын рус телен белмәскә дә мөмкин, урта буын уртача белгән, яшь буын, бәлки, яхшы белгәндер. Менә шуңа бәйле телне укыту төрле шартларда барган. Элек без телнең грамматикасына, төзелешенә, эчке байлыгына игътибар биргәнбез. Бүген безнең шартлар башка.

Тагын бер мөһим аспект — ул чорда язылган әдәби әсәрләрнең теле шулкадәр бай булган! Татар теленең бөтен тирәнлеген һәм байлыгын биргән тел ул. Ул чорда иҗат иткән Әмирхан Еники, Гомәр Бәшировларның барысының да теле гаҗәп дәрәҗәдә матур һәм тирән. Бу — мәгънә һәм сүз тирәнлеге турында сүз бара. Кызганыч, бүгенге яшь язучыларның һәм, гомумән, матур әдәбият әсәрләренең теле сай. Динамика өстенлек ала, сурәтләү кими.

Икенчедән, без телебезне сай беләбез. Ике телдә сөйләшүчеләр сүзнең мәгънәсен тирәнгә төшеп эзләп тормый, күрше телгә керәбез дә алабыз. Без һәрвакыт экономияләүгә омтылабыз, ул ялкаулыкның бер төредер. Катнаш сөйләм шуннан барлыкка килә.

Татар телен укыту методикасы турында күп сөйләделәр, тәнкыйтьләп тә, гаепләп тә әйтәсем килми. Һәр чорның үз методикасы. Кайсы телне өйрәтү булмасын, теге яки бу методиканың камил дип әйтүләрен ишеткәнем юк. Безнең методикаларга килгәндә, кимчелекләр булгандыр һәм алар бүген дә бар, бу — табигый.

Берзаман без зурдан кубып, бөтен методиканы тәнкыйтьләп алдык. Лингвистик белемнәрне тирәнәйтү юнәлеше элекке традиция буенча килде. Без бүген хәтта татар баласын да сөйләшергә өйрәтергә тиеш. Абсурд яңгырый торган әйбер, ләкин хәзер татар авыл җирлегендә дә яшь буын русча сөйләшә. Тирә-ягында рус авылы яки рус даирәсе булмаган балаларыбыз, аеруча ун яшьтән яшьрәкләр, татар телен пассив куллана. Менә мондый шартларда бурычыбыз — телне коммуникатив аспектта өйрәтү.

Тел саега, дигән әйбер бар. Иң куркынычы аның сыйфат ягыннан саегуы. Сүз мәгънәсенең бөтен нюансларын белеп бетермәү — телебезнең пассивлаша баруын күрсәтә. Сүз пассивлаша икән, ул юкка чыга.

Бүген бездә баланы татар телендә сөйләшергә өйрәтү таләп ителә. Телебезнең сафлыгын саклап, алдагы буыннарга җиткерергә телибез икән, тел элементларының сөйләмдә кулланылышына, мәгънә тирәнлегенә, сүз байлыгына өйрәтергә тиешбез.

— Гөлшат Рәисовна, Сез татар теле белеме кафедрасын җитәклисез. 20-30 елдан соң дәвамчылар булырмы?

— Татар теле фәне бай тарихка ия. Традицияләр өзлексез рәвештә бүгенгәчә буыннарга тапшырылып килә. Татар теле белеменең киләчәге, әлбәттә, бар. Бу өлкәдә эшләүче, укучы студентлар, аз булса да, аспирантурага килүчеләр бар. Дистәләгән магистрларыбыз татар теленең төрле аспектлары буенча эшлиләр икән, аспирантлар килеп, татар теленең фәнни юнәлешләре буенча эш алып баралар икән, алга таба да эшләүчеләр булыр. Фәнни традицияләребезне алдагы буыннарга тапшыра алырбыз дип уйлыйм. 

 

Статьи по теме:

Кандидат исторических наук рассказала о татарском языке в проекте «Языки России»

«Есть живой татарский язык, он очень качественный. Через него можно объединять людей»

Добавить комментарий



loading...

ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


Последние комментарии

HABEPX