Курсны университет сайтында узып була. Лекцияләрне укуда галимнәр, танылган сәнгатьчеләр катнашты.

7 8

 

Дөнья татар яшьләре форумы оештырган "Ачык университет" сайтында "Татар дизайны: файдалы материаллар" дип аталган курс барлыкка килде. Сайтта теркәлгәннәр аны бушлай уза ала.

Дөнья татар яшьләре форумы җаваплы сәркатибе Зөһрә Вилданова сүзләренчә, соңгы вакытта милли атрибутикага ихтыяҗ артты, яшьләр милли киемнәр, бизәкләргә күбрәк игътибар итә башлады. Моннан тыш татар контентын ясаучылар да күбәйде, аларга да татар дизайны нигезләре белән танышу файдалы. Шуңа күрә форум яңа курсны нәкъ татар дизайны темасына багышларга булды.

"Татар дизайны" курсы 5 темага бүленгән: татар хәрефләре һәм каллиграфия, рәсемнәр һәм милли орнаментлар, милли кием, татар образы һәм милли архитектура. Курста озынлыгы уртача 40-45 минут булган 11 лекция тәкъдим ителә.

Курста моннан тыш татар хәрефләре тарихы, милли кием һәм орнамент нигезләре, татар каллиграфиясе асылы, рәсемнәр белән эш итү кагыйдәләре, татар афишалары үрнәкләре темалары күтәрелә. "Без күбрәк һәр дизайнер куллана торган образлар, идеялар, ысуллар, белемнәргә игътибар итәргә булдык", ди Вилданова.

Лекцияләрне укуда галимнәр, танылган сәнгатьчеләр катнашты. Алар арасында каллиграф Нәҗип Нәккаш, тарихчы Марат Гыйбатдинов, архитектор Айвар Саттаров, сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова, рәссам Гүзәл Гарипова һәм башкалар бар.

Яңа курс татар дизайнерлары, сәнгатьчеләре, дизайн белән кызыксынучыларга, заманча һәм милли контент булдыручыларга файдалы булыр, ди оештыручылар. "Милли дизайн" курсын алар ике ай дәвамында әзерләде. "Бу онлайн чыккан икенче курс, аны офлайн курслар әзерләүдән әзерләү процессы да нык аерыла. Спикер алдан яхшылап әзерләнергә тиеш, шулай ук монтаж сыйфаты да зур роль уйный", диде Азатлыкка Вилданова.

Курсны узып, тестны уңышлы тапшырган кешеләрдә сертификат алу мөмкинлеге бар. Бу хакта «Азатлык» хәбәр итә.

 

Статьи по теме:

Проект «Ачык университет» запустил бесплатный онлайн-курс по ораторскому мастерству

Ачык университет приглашает пройти бесплатные курсы, посвященные истории татарской государственности

Табрис Яруллин: «Нам нужно делать совместные проекты, изучать друг друга, брать чужой опыт»

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX