Татар әдәбияты классиклары һәм аларның иҗаты төшерелгән плакатлар балалар бакчаларына таратылачак

Татарстан китап нәшрияты татар әдәбияты шагыйрьләренең плакатларын нәшер итте. Алар татар телле балалар бакчаларына таратылачак. Әлеге проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре Комиссиясе инициативасы белән тормышка ашырыла. Комиссиягә нәшрият директоры Илдар Сәгъдәтшин да кертелгән.
«Нәниләр өчен без татар әдәбияты классиклары сурәтләнгән матур, төсле плакатлар әзерләдек, анда аларның танылган шигырьләрен һәм персонажларын урнаштырдык, бу — Габдулла Тукай, Шәүкәт Галиев, Муса Җәлил, Әминә Бикчәнтәева, 3әкия Туфайлова кебек авторлар. Төп максаты — татар әдәбияты классикасы белән балалар бакчасыннан ук таныштыра башлау», — диде Татарстан китап нәшрияты директоры «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Илдар Сәгъдәтшин бишәр комплект плакатларны республикадагы һәр балалар бакчасына таратылачагын әйтте. «Бу эш белән инде 3-4 ай шөгыльләнәбез. Авторлар комиссия әгъзалары тәкъдим иткән исемлектән чыгып төзелде. Исемлек өч биткә сузылды. Киләчәктә башка шәхесләрнең иҗатларын яктырткан плакатлар да әзерләнәчәк. Бу проект киләчәктә дә дәвам итәчәк, биш шәхес белән генә тукталмаячакбыз», — диде ул.
Плакатларга кечкенәдән үк балалар бакчаларында өйрәнелә торган кызыклы һәм җиңел дүртьюллыклар кертелгән. «Алар ярдәмендә бала танылган татар шагыйрьләре иҗаты белән таныша башлый. Плакатларның дизайны, якты төсләр, кызыклы формалар куллану — барысы да сабыйларның игътибарын җәлеп итәрлек итеп эшләнде», — диде директор.

Илдар Сәгъдәтшин сүзләренчә, татар балалар әдәбияты әсәрләрен сайлап алу өчен махсус фокус төркем булдырылган, ана мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче төрле белгечләр кергән. «Татарстан китап нәшриятында мондый типтагы плакатлар узган гасырда да эшләнгән һәм республика буенча таратылган. Балаларда кечкенәдән үк туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт, ихтирам тәрбиялисебез килә», — диде ул.
Статьи по теме:
| Создаем застывшую красоту, танцуем, смотрим мюзикл, кино, спектакли и концерты, пишем диктант и проводим ночь в музее |
| Где в Екатеринбурге и дистанционно выучить татарский язык |
| «Мәхәббәттә көч»: в Екатеринбурге дружбу народов закрепили столом согласия |
| Просвещаемся, летаем, становимся батырами, танцуем, смотрим кино, спектакли и концерты |
| Исламский подход в развитии астрономии |
| Татарстанский авангард и андеграунд в позднесоветские годы |
| На старинном Татаро-башкирском кладбище Екатеринбурга восстанавливают ограждение |
| Начало «татарского» учебного года, Мавлид ан-Наби, «Пояс культур» и старт концертно-театрального сезона |
| Какое оно, новое искусство Казани? Уральский взгляд |
| Новое искусство Казани, уральский бренд одежды и день татарской культуры: события уходящего лета |
| Концерт, игры, скачки и борьба: программа главного Сабантуя Свердловской области |
| В Екатеринбурге появится арт-объект, посвященный уральским купцам Агафуровым |
| 13 июня состоится субботник и начнутся исследования на старинном татаро-башкирском кладбище Екатеринбурга |
| Лето начинаем с Курбан байрама, Агафуровских вечеров, Ночи музыки, Сабантуев и пирожков |
| Даты Сабантуев в Свердловской области: где проведут, а где отменили |
| Медиа eka.tatar 15 лет! Но этот день рождения может стать последним |
| Идеи на майские: создаем тюбетейки, готовим печенье, слушаем о блюзе, закрываем сезон концертов и спектаклей |
| Узнаем как стать батыром, смотрим кино, концерты и спектакли, рисуем узоры, создаем древо и фестивалим |
| Госансамбль песни и танца Республики Татарстан покажет семь концертов в Свердловской области |
| Рамадан, концерты, вечеринки и татарский женственный фолк в самый весенний месяц года |
| В Екатеринбурге открылся мусульманский центр имени Ризаетдина Фахретдина |

Певице и автору песен Земфире исполнилось 45 лет
Издатель и шеф-редактор:
Редактор-корреспондент:
Назлыгуль Ижгузина
*Instagram Meta Platforms Inc. запрещено на территории России