Бөтен Россиядән килгән яшьләр шәхси брендны, лидерлык сыйфатларын һәм блогны камилләштерү өстендә эшләде

19 5

Фото: vk.com/minmol_rt

 

Бөтен Россиядән җыелган татар яшьләре 9-15 декабрь көннәрендә шәхси брендын, лидер сыйфатларын һәм үз блогларын камилләштерү юнәлешендә эшләде.

Татар яшьләре өчен уку-укыту мәйданы, аралашу өчен мохит булдырыр өчен «Идел» яшьләр үзәге «ZAMAN Татар блогинг мәктәбе» һәм «Максат» Яшь татар лидеры мәктәбе» оештырды.

Лидерлар мәктәбенә Россиянең 13 төбәгеннән (Әстерхан өлкәсе, Иваново өлкәсе, Мәскәү шәһәре, Мордовия Республикасы, Новосибирск өлкәсе, Пермь крае, Сарытау өлкәсе, Самара өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Төмән өлкәсе, Омск өлкәсе, Пенза өлкәсе, Удмуртия республикасы) татар яшьләре җыелды.

Блогерлар мәктәбе катнашучылары җырчы һәм блогер Лилия Хайруллина, К.Тинчурин исемендәге театр актрисасы Гөлназ Нәүмәтова, танылган блогерлар Ринат Галиәхмәтов, Илназ Габидуллин һ.б. шәхесләр белән очраштылар.

 

19 6

19 7

Фото: vk.com/minmol_rt

 

Лидер нинди булырга тиеш? Шәхси бренд белән эш иткәндә нәрсәгә нигезләнергә кирәк? Социаль челтәрләрдә эшне ничек алып барырга? Мәктәпләрдә әлеге һәм башка темалар каралды. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итә.

 

Статьи по теме:

В Республике Татарстан объявлена литературная премия имени Шарифа Камала

 

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX

Консоль отладки Joomla!

Сессия

Результаты профилирования

Использование памяти

Запросы к базе данных