Татар һәм башкорт телләрендәге лексика үзәге 94,9 процентка туры килә

22 6

 

«Миллиард татар» сайты «Сводеш исемлеге»нә сылтама белән хәбәр иткәнчә, татар һәм башкорт телләре 95 процентка тәңгәл килә. 

«Бу телләр игезәкләр кебек охшаш, бертуганнар кебек — аларның лексика үзәге 94,9 процентка туры килә», — диелә бу хәбәрдә. Төрек һәм азәрбайҗан, казах һәм кыргыз телләренең бу лексикасы 86 һәм 92 процентка туры килә.

Мәсәлән, һәр татар башкорт сөйләмен җиңел аңлый, ә төрек яки чуваш телен аңлау күпкә катлаулырак.

Язма авторы Америка лингвисты Моррис Сводеш методы буенча телләрне чагыштыру объектив, бу — статистика булуына игътибар итә. 100 яки 200 иң мөһим сүз: «мин», «син», «биредә», «кем», «бер», «зур», «кеше», «эт», «агач» кебек һәм башка сүзләр алып чагыштырыла. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

 

Статьи по теме:

В Татарстане запустили новое медиа о татарской жизни «Миллиард.татар»

В интернете дан старт официальному показу мультфильмов «Учим татарский с Ак Буре»

Ученые из Республики Татарстан разработали портал обучения тюркским языкам

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX

Консоль отладки Joomla!

Сессия

Результаты профилирования

Использование памяти

Запросы к базе данных