Чарада Россиянең 67 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасыннан 500 милләттәшебез катнашуы көтелә

23 20

Фото: business-gazeta.ru

 

28-30 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасының 100 еллыгы уңаеннан дөнья буйлап сибелеп яшәүче татар халкының «Милләт җыены»н үткәрә. Бу хакта «Татар-информ»га Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итте.

«Коронавирус пандемиясе сәбәпле, әлеге җыенга чит илдәге милләттәшләребез Zoom-конференция режимында гына кушылачак. Җыен программасы кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышы да үтәчәк. 29 августта Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Милләт җыены“ның пленар утырышы узачак, аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы да көтелә», — диелә хәбәрдә.

«Милләт җыены»на Татарстаннан һәм Россиянең 67 төбәгеннән 500 кеше килер дип планлаштырыла. Алар өчен мәдәни программа да каралган.

«Алар ТАССРның 100 еллыгына багышланган тантаналы чараларда һәм „Уйнагыз, гармуннар!“ бәйрәмендә катнашачак, шулай ук Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Аяз Гыйләҗевның „Әтәч менгән читәнгә“ спектаклен караячак», дип хәбәр ителә.

 

Охшаш мәкаләләр:

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX