«ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 26 сентябрьдә 11:00 сәгатьтә туры эфирда диктант укылачак

 17 3Фото: kazanfirst.ru

 

Татар теленнән белем тикшерү «Татарча диктант» дөньякүләм акциясе 2020 елның 26 сентябрендә онлайн форматта узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итте.

«Киңрәк аудиторияне җәлеп итү максатыннан быел акцияне онлайн форматта уздырырга телибез. „ТНВ“ һәм „ТНВ-Планета“ телеканалларында 26 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә туры эфирда диктант укылачак», — диде Ленария Мөслим.

Акцияне оештыручы сүзләренә караганда, санитар-эпидемиологик шартларны үтәп, халыкны традицион форматта аудиторияләрдә дә җыеп булачак. Моның өчен аудитория җыярга теләгән филолог сайтында теркәлү узарга тиеш.

 

17 4

 

«Туры эфирдан карап өйләрендә диктант язарга теләүчеләр өчен телевизор экраннарында почта адресы һәм Whatsapp номеры күрсәтеләчәк. Язган эшне фотога төшереп, күрсәтелгән адреска җибәрәсе булачак», — дип аңлатты Ленария Мөслим.

Акциянең төп максаты — татар теленә һәм мәдәниятына игътибарны арттыру, аны шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру, тел белемен тикшерү мөмкинлеген бирү. Соңгы елларда акция Татарстан Республикасы, Россия төбәкләре һәм чит илләрдә дә популярлашты.

 

Охшаш мәкаләләр:

Ленария Муслюмова: «Люди почувствовали ответственность за сохранение языка»

Всемирная акция ''Татарча диктант-2019'' состоится 19 октября

“Татарча диктант”ның бөтен дөнья буенча гомуми нәтиҗәләре билгеле

Комментарии  

0 #1 Stuart 13.08.2026 08:10
I am truly at all times aiming to stay up dated in regards
to the most modern health related information on the topic of maternity,
given my own purpose in life is a NJ Massages! therapist.
While working for this unique human population, I
discover there may be little that any pair of clients share beyond the indisputable fact
they are really expectant. Yet, NJ Massages!: http://www.motherpedia.com.au/?URL=http://pregnancy-massage-nj.njmassage.info/, prenatal yoga
exercise, and also employing a labor and birth doula could be hints
that can be pretty much widely germane to get the best achievable birth
and labor undertaking.
Цитировать

Добавить комментарий



HABEPX