«Без оялырга тиеш түгел, татар булуыбыз белән горурланырга кирәк», — ди яшьләр ул 

      Свердловск өлкәсенең «Яшен» татар яшьләре иҗтимагый оешмасы рәисе Ринат Каштанов XXXI «Татар яшьләре көннәре» форумы лидеры булды. 

Быел без бик зур уңышларга ирештек. Бездә мәдәни үзәк барлыкка килде, дүрт оешманы берләштердек. Безнең команда тагын да зурайды. Бу кубок безнең дөрес юл белән баруга дәлил, ул алга бару өчен тагын да көч бирә. Иң мөһиме — максатка тугры калу», — дип сөйләде ул. 

Аның фикеренчә, татарлыкны саклап калу өчен тарихны, җиде буынны һәм телне белергә кирәк. «Ата-бабаларның милләтне саклап калу өчен, нинди авыр юл узганын без белергә тиеш. Шул ук вакытта гореф-гадәтләр һәм дин турында да онытырга ярамый», — ди ул. 

Ринат Каштанов җанисәпнең татар халкы өчен мөһим булуын да ассызыклап үтте.

Татарларның саны кимергә тиеш түгел. Һәр татар кешесе үзен татар дип күрсәтсен иде. Татар телен әйбәт белмәсә дә, аның туган теле — татар теле. Без оялырга тиеш түгел, татар булуыбыз белән горурланырга кирәк», — ди ул.

14-18 сентябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә «Татар яшьләре көннәре» форумы узды.


источник: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX