Бүген Екатеринбургта  “Щелкунчик” муниципаль балет театрында «Җәлил укулары» IV Халыкара әдәби бәйгесенә старт бирелде

      Конкурс Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелә һәм Татарстан Республикасында, Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә Муса Җәлил һәм фронтовик язучыларның иҗади мирасын популярлаштыру максаты белән үткәрелә.

Кунакларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Милли Шура рәисе милләттәшләребезгә “Җәлил укулары”ның максатлары турында сөйләде һәм конкурста катнашырга чакырды.

-Бүгенге очрашуларда мәдәният, милли мәгариф һәм башка мөһим мәсьәләләр хакында сүз барды. Безнең өчен бу зур әһәмияткә ия, – дип ассызыклады ул, – Шулай ук бүген Муса Җәлилгә яңа һәйкәл ачылды,  аның тормышы турында спектакль тәкъдим ителәчәк. Әлеге чаралар сезне “Җәлил укулары” бәйгесендә катнашырга илһамландырыр дип ышанабыз.

Шулай ук вице-премьер милләтәшләребезгә 15 октябрьдә башланачак Бөтенроссия халык санын алу хакында сөйләде һәм әлеге акциядә катнашуның мөһимлеген ассызыклады.

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX