Резолюция күпчелек тавыш белән кабул ителде, битараф һәм каршы тавыш бирүчеләр булмады

     

XXXII Татар яшьләре көннәре резолюция кабул итте
Салават Камалетдинов

Казанда биш көн дәвамында XXXII Татар яшьләре көннәре узды. Бүген ябылыш тантанасы алдыннан резолюция кабул ителде.

Резолюция һәр ел саен Татар яшьләре көннәрендә кабул ителә. Без кичә мондагы җитәкчеләр белән җыелып, аларның фикерләрен тыңладык. Резолюциягә үзебезнең дә тәкъдимнәрне исәпкә алдык», - диде «Идел» яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова.

Резолюцияне кабул итәр алдыннан тексты һәр кешегә таратылды, Зөлфия Ибләминова аны укып үтте һәм кабул итәргә риза булучылардан кул күтәрүне сорады. Резолюция күпчелек тавыш белән кабул ителде, битараф һәм каршы тавыш бирүчеләр булмады.

Резолюциянең өзеген тәкъдим итәбез.

Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкка: РФ субъектларында татарларның милли-мәдәни берләшмәләре эшчәнлегенә финанс һәм матди ярдәм күрсәтү,

Татарстан Республикасы Президентына: Россия Федерациясе субъектларында, якын һәм ерак чит илләрендә татар яшьләр иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү,

Мәдәни-массакүләм һәм спорт чараларын оештырганда (татар милли мәдәнияте һәм спорт өлкәсендә квалификацияле белгечләрне регионнарга, методик материаллар, костюмнар һәм милли атрибутика) ресурслар белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтергә,

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына: Грант нигезендә регионнарда татар яшьләр иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлегенә системалы финанс ярдәме күрсәтергә,

Татар яшьләр иҗтимагый берләшмәләренә: «Идел» Яшьләр үзәге Дәүләт учреждениесенә башкарылган эшләр турында квартал саен хисап бирергә,

«Идел» яшьләр үзәге дәүләт бюджет учреждениесенә: РФ төбәкләренең татар оешмалары арасында тышкы һәм эчке элемтәләрне җайга салуга ярдәм итәргә.

6be1cd251075087fe7dd17976f0ac1ff.jpg

b42cd4a9620d79d5d770a28044e42f62.jpg

b4e9c5b28b9ee9ab480905a4288a6de0.jpg

 

10a4a866c85497ff7a9fdbf3d7ae2726.jpg

 

214aec3d643ee9248bc7ed73fff2befe.jpg

502b0232efe580c6f1bd0632bfd21c9e.jpg

 fc618a5d705045732d3a79037bddcdf6.jpg

78022ec3462e3e87a8b17a51750bc915.jpg

a2b188204d28a773af37e49fef92ee16.jpg

9f6380e56e43add0d4cb069fa2d3b1ef.jpg

источник: Татар-информ (Tatar-inform) 

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX

Консоль отладки Joomla!

Сессия

Результаты профилирования

Использование памяти

Запросы к базе данных