Чарада Муса Җәлилнең шигырьләре яңгырады

      

Екатеринбург татарлары Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды
Ләйсән Сафина

Екатеринбургның татар җәмәгатьчелеге каһарман шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вакиле урынбасары Фәвия Сафиуллина сүзләренчә, татарлар инде икенче ел шушы һәйкәл янына җыела.

2021 елда Татарстан Республикасы ярдәме белән Муса Җәлилгә ике бюст ясалды, берсен Серов шәһәренә куйдык. Һәйкәл ачылу бик зур бәйрәм булды. Екатеринбургта татар кешесенә беренче һәйкәл ачылды. Елына ике тапкыр, 15 февральдә һәм 25 августта, һәйкәлгә чәчәк салырга килү матур традициягә әверелде», - диде ул.

Чәчәк салу тантанасында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте газета-журналларының баш мөхәрирләре дә катнашты.

Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов Муса Җәлил, аның көрәштәшләре һәм аларның исемнәрен туган якка алып кайткан шәхесләрне искә алды. «Муса Җәлил үзенә тиешле данны әле алып бетермәде. Аңа багышланган һәйкәлләр Россия буйлап урман кебек таралган булыр иде. Каһарманнарның исемнәрен кайтару өчен искиткеч зур эш башкарылды», - диде ул.

Чарада Муса Җәлилнең шигырьләре яңгырады.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ekaterinburg-tatarlary-musa-alil-haikalena-cacaklar-saldy-5867078

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX

Консоль отладки Joomla!

Сессия

Результаты профилирования

Использование памяти

Запросы к базе данных