«Себер татарлары мәктәпләрдә татар әдәби телен укый», - диде Гүзәл Тимеркаева

     

Төмән укытучысы: Укытучылар арасында себер татарлары диалектын аерым тел итеп карау юк
Зилә Мөбәрәкшина

Төмән өлкәсе Аромаш районы Яңа Абдулла төп белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Тимеркаева әйтүенчә, укытучылар арасында Себер татарлары диалектын аерым тел итеп карау юк.

Без барыбыз да татарлар булып исәпләнәбез, бердәмлек булырга тиеш. Себер татарлары мәктәпләрдә татар әдәби телен укый. Төмән өлкәсендә 50гә якын этномәдәни компонентлы мәктәптә Себер татарлары диалектында түгел, татар әдәби телендә укыталар. Бөтен дәреслек, китапларны Казаннан кайтартабыз. Олимпиадалар да татар әдәби телендә үтә», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Укытучы фикеренчә, Себер татарларын аңлау җиңел, ләкин ул татар әдәби теленнән аерыла. «Кайбер сүзләрне, авазларны гына үзләренчә әйтәләр. Һәр төбәкнең үзенчәлеге бар бит. Мәсәлән, чөгендер сүзен «ләпләп», кишерне «сәрдәк», диләр. Яңгырау тартыкларын саңгырау тартыклар белән әйтеп, «ц»лаштырып сөйләшәләр», - диде ул туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классы бәйгесендә.

Яңа Абдулла авылына бабаларыбыз Казаннан күчеп килгән. Безнең авылда җирле Себер татарлары юк. Казаннан күчеп килгәч тә, әби-бабаларыбыз Себер татарлары белән кушылмаган, соңгы елларда гына Себер татарлары белән Казан татарлары арасында катнаш гаиләләр төзелә башлады. Җирле Себер татарлары Иртыш елгасы буенда урнашкан», - дип аңлатты Гүзәл Тимеркаева.

Соңгы елларда Себер татарлары үзләренең әлифбасын язып чыгарган.

Фәнни әйләнешкә кертәселәре килә. Һәр халык үз диалектын аерып күрсәтсә, начар күренеш булмас дип уйлыйм. Безнең сөйләмдә Себер татарлары диалекты йогынтысы бар, чөнки алар белән аралашып торабыз», - диде ул.

Бу хакта тулырак: Татар дөньясы

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX