29 апрель көнне Екатеринбург татарлары шәһәрнең Репин урамында урнашкан иске мөселман зиратында өмә оештыра

      

Екатеринбург татарлары иске мөселман зиратын чистартырга җыела
«Яшен» яшьләр иҗтимагый оешмасының «Вконтакте»дагы төркеменнән

29 апрель көнне Екатеринбург татарлары шәһәрнең Репин урамында урнашкан иске мөселман зиратында өмә оештыра.

Мөселман зиратының торышына битараф булмаган кешеләр бик күп. Без зиратны елына берничә тапкыр чистартабыз. Язгы өмәгә кешеләр күбрәк килә, 70ләп кеше җыела. Иң мөһиме – бу чарада катнашучыларның күбесе – яшьләр. Без бөтен кешене чакырабыз», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Яшен» яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ринат Каштанов.

Аның сүзләренчә, өмәгә зиратта җирләнгән кешеләрнең туганнары да килә.

Без алардан зиратта җирләнгән туганнары турында сорашабыз, мәгълүматны җыеп барырга тырышабыз, чөнки хәзерге вакытта бу зиратта җирләнгәннәр турында сөйләрлек кешеләр юк диярлек», – дип сөйләде ул. 

Өмә 10:00 сәгатьтә башлана. Оештыручылар өмәдә катнашырга теләүчеләргә бөҗәкләрдән саклану чараларын күрергә киңәш итә. Соңыннан оештыручылар пылау белән сыйлаячак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ekaterinburg-tatarlary-iske-moselman-ziartyn-cistartyrga-yela-5869649

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX