По материалам газеты "Саф чишмә"

     6 апрель көнне Әртә районы, Усть Манчаж авылы мәктәбендә "Туган телем - тургай теле" дип аталган бик матур бәйге узды. Бәйгедә өлкәбезнең татар авыллары мәктәпләреннән 27 бала катнашты. 1-11 сыйныф балалары Мөхәммәт Мәһдиев, Шәйхи Маннур, Ләбиб Лерон һәм башка күренекле татар язучыларының проза әсәрләреннән өзекләрне яттан укыдылар. Очрашу вакытында аралашу бары тик татар телендә генә барды. Шунысы кызык, өлкән сыйныф балалары арасында Мөхәммәт Мәһдиевның "Фронтовиклар" әсәреннән өзекне саф татарча, бик матур итеп сөйләп рус милләтеннән булган Суворов Борис алды. Бәйгедән соң татар теле укытучылары белән туган телне укыту проблемалары һәм перспективалары темасына җанлы әңгәмә оештырылды.

"Туган телем - тургай теле" дип аталган бәйге 2012 елдан бирле үткәрелә. Аңа нигез салучы, төп оештыручысы һәм иганәчесе Дамир Каюмов сүзләренчә, элек, беренче елларда бу чарага катнашырга йөзләп бала җыела торган булган, аларны тыңлап бетерергә вакыт җиткерә алмаганнар. Хәзерге вакытта балаларны көч-хәл белән барлап, табып, чарада катнашырга
күндерәбез ди Дамир Гаптулянович. Соңгы елларда татар авылларында да татар балаларының үзара рус телендә аралашуы, татар телен бөтенләй белмәүләре яки начар белүләре һәм өйрәнергә теләмәүләре турында сүзләр күп алып барыла. Моның сәбәбе нидә соң? Эшне уңай якка үзгәртү өчен нинди чаралар күрергә була? Бу сорауларга җавапны бергәләшеп эзләр өчен бәйгедән соң татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән киңәшмә оештырылды.
Киңәшмәне Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге каршында оештырылган татар мәктәпләре җитәкчеләре Советы рәисе Дамир Каюмов ачып җибәрде. Ул катнашучыларны алда торган планнар, бурычлар белән таныштырып узды. Барлык укытучыларны да Россия күләмендә уздырыла торган укытучылар бәйгеләрендә, семинарларда актив катнашырга чакырды.
Бу чаралар беренчедән башка төбәкләрнең тәҗрибәсе белән танышып, файдалы аралашуларга ярдәм итсә, икенчедән, дөнья күреп, яңа тәэсирләр алып, уңай нәтиҗәләр ясап эшне яхшыртуга этәрә.
Киңәшмә вакытында төбәкара олимпиадаларның нәтиҗәләре буенча Свердловск өлкәсе укучыларының эшләре дәрәҗәсе Чувашстан, Ульяновск, Самара, Саратов һәм башка төбәкләрдән килгән балаларның эшләренә караганда түбәнрәк булуы турында сүз кузгатылды. “Мы лучшие среди худших” дигән фикер дә яңгырады.

Татарстан Республикасының Урал төбәгендәге даими вәкиле урынбасары Фәвия Сафиуллина үз чыгышында башка төбәкләр мисалын китереп, берничә фикер белдерде. Югарыда атап әйтелгән төбәкләрдә дин бик көчле. Әгәр дә телебез динебез белән бергә үрелеп бара икән, әхлак үсәчәк һәм милли үзаң артыр дигән өмет бар. Гомумән, милли үзаңны бәлки үзебездән башларга кирәктер. Ни өчен авыл мәктәпләрендә укытучылар үзләре дә укучылар белән рус телендә аралаша? Ни өчен балалар бакчасында тәрбиячеләр татар балалары белән тәрбияне рус телендә алып бара? Бәлки атнага бер тапкыр “День татарского языка” - “Татар теле көне” кертергә кирәктер? Балалар да, укытучылар да ул көнне татарча гына сөйләшсеннәр өчен? Бу тәкъдимне хуплаучы табылмады, сәбәбе – хәзерге вакытта татар авылы дип саналган авылларда да башка милләт вәкилләре күп яши икән. Татар телен укыту буенча нинди проблемалар бар дисәк, моннан егерме ел элек китаплар, әсбаплар җитми дип җавап бирәләр иде. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан нинди генә китаплар кайтарылмый, алар арасында нинди генә авторларның дәреслекләре юк! Җаның теләгәнне сайла.
Хәзер башка проблема – китаплар бар, укучы юк. Китап укымаган балаларның сөйләм теле бай түгел, язу грамматикасы да сай. Гомумән, уку һәм укыту өчен барлык шартлар да тудырылган, балаларның укырга теләмәве, кызыксынмавы нидән килә?
Дамир Гаптуляновичның бу сорауга җавабы бер. Хәзерге заманда балаларны, кызганычка каршы, интернет тәрбияли. “Вездесущий” интернет авыл җирләрендә гомер итүче гаиләләрдә дә тамыр җәйде. Бала күбрәк интернетта утыра. Әтисе-әнисе өйдә татарча аралашса да, бала телефонда интернет киңлекләрендә яши. Табын артында җыелган чакта да аш бүлмәсендә һәр
гаиләдә диярлек телевизор эшләп утыра. Анда рус телендә тапшырулар. Көндәлек тормышта, гаиләдә бала татарча аралашмаса, атнага ике сәгать
дәрес кенә татар телен камил өйрәтә алмаячак.
Шулай да, төшенкелеккә бирелеп бетәсе килми. Мәсәлән, "Туган телем - тургай теле" бәйгесендә катнашучы балаларның өч-дүрте генә татарчаны бик көчле акцент белән укыды. Калган балалар, шөкер, саф татарча, җөмләләрдәге сүзләргә мантыйк яктан дөрес басым ясап чыгыш ясадылар. Алар арасында рус милләтеннән булган Борис Суворов үзенең дөрес сөйләме, артистларча тирән хис белән, интонацияле чыгышы белән бигрәк тә таң калдырды. Аңа интернет тими микәнни? Җавабы бик гади булып чыкты. Усть Манчаж авылында гомер итүче Каюмовлар гаиләсе бик уникаль гаилә. Дамир Гаптульяновичны бик күпләр тәҗрибәле, олы хөрмәткә ия булган, бөтен Россия күләмендә күп кенә конкурсларда җиңеп чыккан чын мәгънәсендә Укытучы-педагог буларак белә. Тормыш иптәше Алинә ханым китапханәче. Икесе дә мәктәптә эшлиләр. Өч балалары бар, аның өстенә балалар йортыннан ятимнәр алып тәрбиялиләр. Инде кайберләрен үстереп, кеше итеп зур тормыш юлына чыгарганнар. Хәзерге вакытта алар гаиләсендә тәрбиягә алынган 5 бала бар.
Бу әхлаклы, динле, тәртипле гаиләдә балалар укуга да, дингә дә, хезмәткә дә тартыла. Өйдәге бөтен эшне дә бүлмичә, бергәләшеп эшлиләр. Телефонда, интернетта утырырга вакыт та, теләк тә калмый. Үзара гел татар телендә аралашалар. Тәрбиягә алынган балаларның барысы да диярлек рус милләтеннән, әмма барысы да татар телендә камил сөйләшәләр. Ничек итеп аларны өйрәтә алдыгыз дигән сорауга, Дамир Гаптулянович:

Ипи-хлеб, өй- дом дип өйрәтеп утырганыбыз юк, өйдә сөйләшү тик татарча гына, шуннан үзләре өйрәнеп китәләр алар”, - ди.

Тагын бер үзенчәлек – буш вакытларын балалар интернет белән түгел, китап уку белән тутыралар. Китапханәдән кочак-кочак татарча китап ташып укыйлар икән. Борис Суворов әнә шул тәрбиягә алган балаларның берсе булып чыкты. Менә кайдан икән Мөхәммәт Мәһдиев әсәрен укыгандагы тургайдай моңлы теле!

IMG-20230420-WA0008.jpg

IMG-20230420-WA0009.jpg

IMG-20230420-WA0014.jpg

IMG-20230420-WA0020.jpg

IMG-20230420-WA0016.jpg

IMG-20230420-WA0017.jpg

IMG-20230420-WA0018.jpg

IMG-20230420-WA0019.jpg

IMG-20230420-WA0022.jpg

IMG-20230420-WA0024.jpg

IMG-20230420-WA0025.jpg

IMG-20230420-WA0026.jpg

IMG-20230420-WA0012.jpg

IMG-20230420-WA0013.jpg

 

IMG-20230420-WA0007.jpg

IMG-20230420-WA0004.jpg

 

Татар теле укытучылары белән уздырылган киңәшмәдә 2020-2021 елда узган Халык саны алу нәтиҗәләре, татарларның җанисәпкә битараф карауларының аянычлы нәтиҗәсе, татар телен укыту буенча кадрлар мәсьәләсе, һәм башка проблемалар кузгатылды. Фикер алышуларда Әҗегол урта мәктәбе директоры Ринат Марсович Валиев та бик актив катнашты. Киңәшмә ахырында берничә тәкъдим кертелде:
1. Балаларның әдәби мираска, китап укуга кызыксынучанлыгын арттыру өчен күренекле татар язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашулар оештырырга
2. Ата-аналар белән туган телнең кадерен аңлату эшләрен көчәйтеп алып барырга
3. Укытучы кадрлар мәсьәләсен хәл итү өстендә эш алып барырга
4. Балалар коллективлары катнашында драмтүгәрәкләр оештырып, татарча спектальләр әзерләп сәхнәгә куярга
5. Балаларны үзешчән сәнгать түгәрәгенә тартып төрле мәдәни чаралар оештырырга
6. Авылларда татар киносы күрсәтүне оештырырга һәм татар театры, татар киносы сәнгатен популярлаштырырга
7. Интернетны татар телен өйрәнүдә комачау түгел, ярдәм иттерү максаты белән, балаларны татарча контентка кызыксындыру чараларын эзләргә.
Балаларны күбрәк иҗтимагый тормышка җәлеп итеп булса, бәлки интернет өчен вакыт азрак калыр иде. Киләчәгебез өчен бүген көрәшмәсәк, Гаяз Исхакый фаразлаган Инкыйраз якынаймагае.

Фәвия Сафиуллина

фото Фавии Сафиуллиной - специально предоставлены для UralTATAR

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX