«...Сәдака кабул булсын», –диде Васил Шәйхразыев.

       

Васил Шәйхразыев Эчкен авылындагы күп балалы гаиләнең кибеттәге бурычын каплады
Энҗе Габдуллина

ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Курган өлкәсе Эчкен-Йолдыз авылына булган эшлекле сәфәрендә авыл халкының кибеттә булган бурычларын каплады. 

«Элек Рамазан аенда сәдака бирәсе килгән хәлле кешеләр, махсус танымаслык киемнәр киеп, башларын капюшон белән каплап, шундый авыл кибетләренә килгәннәр һәм сатучылардан бурыч китабын сорап, иң мохтаҗ кешеләрнең бурычларын каплаганнар», – диде Васил Шәйхразыев һәм Эчкен авылы кибетендәге бурычлар дәфтәрен сорады.

Ул 18 мең бурычы булган күп балалы гаиләнең бурычын түләде. Курган өлкәсе губернаторы урынбасары Константин Ермаков мәктәптә эшләүче икенче күп балалы хатын-кызның 15 меңлек бурычын каплады. «Кибеткә килгәч, аларга бурычларын каплаулары турында әйтегез. Исем дә, фамилияләр дә кирәк түгел. Сәдака кабул булсын», –диде Васил Шәйхразыев.

  • Бер ай элек булган көчле янгында Эчкен авылында 223 хуҗалык янып беткән иде. Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр барышында Курган өлкәсе губернаторы урынбасары Константин Ермаков, Шадрин районы башлыгы вазифаларын башкаручы Андрей Косовских һәм авылның Координацион советы вәкилләре белән авылны торгызу һәм төзелеш эшләрен башлау турында киңәшмә уздырды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/vasil-saixrazyev-ecken-xalkynyn-kibetendage-buryclarny-tulade-5872122

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX