1 февраль көнне Екатеринбургның Ельцин Үзәгендә узачак чемпионатта Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Пермь краенан татар яшьләре катнашачак.
Беренче тапкыр Россиянең татар яшьләре арасында татар өстәл уеннары буенча төбәкара чемпионат оештырыла. Чемпионатның максаты – уен аша татар мәдәнияте белән танышу, татарча аралашу, татар яшьләр оешмалары арасында элемтәләрне ныгыту, дип хәбәр итте Екатеринбургның “Татарлар якташлыгы” оешмасы рәисе Эльвина Корбанова.
Чемпионат 1 февральдә Екатеринбургның Ельцин Үзәгендәге “Точка кипения” коворкинг мәйданчыгында узачак. Анда Екатеринбург, Пермь, Курган, Төмән һәм Чиләбе якларыннан татар яшьләре килүе көтелә. “Туган тел” дип аталган өстәл уеннары клубы беренчеләрдән булып нәкъ Чиләбе өлкәсендә пәйда булган иде.
Екатеринбургта төбәкара чемпионатны Чиләбенең “Яшьләр74” Татар яшьләре оешмасы белән Свердловск өлкәсенең “Урал таулары” иҗтимагый оешмасы берлектә үткәрә. Программа кичке сәгать 4тә башлана. Иң элек өстәл уеннары, аның зиһенне үстерү өчен файдасы, чемпионат кагыйдәләренә багышланган лекция булачак.
Яшьләр командаларга бүленеп, барлыгы 4 уенда катнашачак – “Татарча мафия”, “Ундервуд”, “Тимсах” һәм “Милли хәзинә”. Алар татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителгән, шуңа күрә уенны аңлау һәм татар телен өйрәнү өчен уңайлы, дип белдерә Эльвина Корбанова.
Бүген соңгы теркәү көне: https://leader-id.ru/event/41512/
Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.
Источник: Татар-информ
Концерт, игры, скачки и борьба: программа главного Сабантуя Свердловской области |
В Екатеринбурге появится арт-объект, посвященный уральским купцам Агафуровым |
13 июня состоится субботник и начнутся исследования на старинном татаро-башкирском кладбище Екатеринбурга |
Лето начинаем с Курбан байрама, Агафуровских вечеров, Ночи музыки, Сабантуев и пирожков |
Даты Сабантуев в Свердловской области: где проведут, а где отменили |
Медиа eka.tatar 15 лет! Но этот день рождения может стать последним |
Идеи на майские: создаем тюбетейки, готовим печенье, слушаем о блюзе, закрываем сезон концертов и спектаклей |
Узнаем как стать батыром, смотрим кино, концерты и спектакли, рисуем узоры, создаем древо и фестивалим |
Госансамбль песни и танца Республики Татарстан покажет семь концертов в Свердловской области |
Рамадан, концерты, вечеринки и татарский женственный фолк в самый весенний месяц года |
В Екатеринбурге открылся мусульманский центр имени Ризаетдина Фахретдина |
Вспоминаем Джалиля, слушаем песни, делаем изю, читаем Мустая Карима и другие идеи февраля |
Рузиль Минекаев снялся в роли библиотекаря в кино для татарского нетфликс |
Татарские фильмы-новинки в сети, гастроли Буинского театра, знакомства и концерты: что посмотреть и куда сходить в Екатеринбурге в январе Нового года |
Куда сходить уральцам в уходящем году: концерт, фабрика ума, конкурсы и лекция |
«Словно шов соединяет татар страны»: в Екатеринбурге презентовали фильм об уникальном казанском мастерстве» |
В Екатеринбурге проводят единственный в России конкурс исполнителей татарского танца |
На Урале состоятся премьерные показы фильма «Казанский шов» |
Пишем татарский диктант, слушаем лекцию, смотрим танцы, идем на новое кино и много концертов |
14-летнее медиа eka.tatar и татарская «региональная» журналистика |
Татарская молодежь из Екатеринбурга и Качаканара организовала квиз «Башваткыч» |
Певице и автору песен Земфире исполнилось 45 лет
Издатель и редактор:
*Instagram Meta Platforms Inc. запрещено на территории России