В Свердловской области в деревне Артя-Шигири прошёл виртуальный урок по татарской азбуке

5 5

Әртә-Шигер мәктәбендә, Сәләй ага белән Рәмзия апаны искә алу дәресләрен үткәрдек. Бу бәйрәмдә бары тик җылы сөйләшүләр, күзаллау һәм җырлау гына булды. Икенче сыйныф укучылары кыскача гына виртуаль экскурсияга алып керделәр. Мәктәптә сакланып калган “Әлифба” дәреслекләреннән күргәзмә эшен алып барды. Укучылар кызыксынып ачып-ачып карадылар“зәңгәр” тышлы әлифбаны. Зур бәягә лаек булган “Әлифба” авторларына барлык фәнни хезмәтләре өчен К.Насыйри премиясе бирелгән, ә безнең 1 нче сыйныф укучылары татар алфавиты белән бүләкләнделәр.

5 6

Укытучылар шакирдларга әлифба тарихы турында сөйләделәр. 1062 нче елда Татарстан республикасыных Мәгариф министрлыгы татар телендәге иң яхшы әлифбага конкурс игълан итә. Арча педагогия училиәесы укытучылары С.Г.Вагыйзов һәм Р.Г. Вәлитова үз вариантларын тәкъдим итәләр. Бу “Әлифба” иң яхшы дип табыла һәм 1965 нче елда басылып та чыга. Аны төзүчеләр дәреслектә милли педагогиканың иң уңышлы казанышларын кулланганнар. Китапны бизәү эше Казан шәһәренең танылган графигы И.Л.Язынинга тапшырыла. 1966 елда бу “Әлифба” бизәлеше буенча Россиядә беренче урынга чыга һәм махсус дипломга лаек була.


Р.Г.Вәлитова һәм С.Г.Вагыйзов “Әлифба”сыннан ничәмә-ничә буын татар балалары белем алды, 1990 елларда хәтта рус балаларын укытуда да шул зәңгәр тышлы әлифба ярдәмгә килде. Бу дәреслек өчьеллык башлангыч мәктәп өчен бастырылган була. Ә менә 1986 нчы елны “кызыл” тышлы “Әлифба” китабы дүртьеллык татар мәктәпләренең укучылары өчен бастырыла. Дәреслевләр кат-кат бастырылып чыгалар. Татар әлифбасы киләчәк буыннарның дөньяга карашларын формалаштыруда нигез һәм барысы өчен дә туры килерлек дәреслек булырга тиеш. Ул татар телен өйрәнүче һәр бала өчен дөньяга тәрәзә ачучы үз китапка әйләнергә тиеш.


2020 нче елның 28 нче гыйнварында – ӘЛИФБАга 55 яшь туды. Үз гомерендә бу дәреслекләр 42 тапкыр тулыландырылып басылып чыга.
2015 нче елның 4 нче июнь көнендә, җомга көн, Арча шәһәрендә үткәрелде тантаналы чара - Әлифбага һәйкәл ачылды.
Арча педагогика көллиятендә “Әлифба” китабы авторлары, Рәмзия апа Вәлитова белән Сәләй ага Вагыйзов хөрмәтенә, 2014 нче елның 29 нчы март шимбә көннендә истәлек тактасы ачылды. Ул көнне Рәмзия апаның тууына — 100 ел иде.

Источник: Бархаева Резеда Рамазан кызы, Әртә-Шигер мәктәбенең укытучысы

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX

Консоль отладки Joomla!

Сессия

Результаты профилирования

Использование памяти

Запросы к базе данных