Мәскәүнең «Таң» («Рассвет») мәдәният йортында Нурбәк Батулланың «Nafs» спектакле премьерасы узды

       Спектакль IX Халыкара Context. Diana Vishneva заманча хореография фестивале кысаларында 17 һәм 18 сентябрьдә Мәскәүдә һәм 22 сентябрьдә Петербургта күрсәтелә. Журналист Фәрһад Бәхтияринең рецензиясен тәкъдим итәбез.

Иң башта Нурбәк Батулланың үзенә сүз бирик:

Без иҗат иткәне нәрсә ул? Ул — спектакль. Без „спектакль“ сүзеннән курыкмыйбыз. Бу сүз безне эчке дөньябыз буенча катлаулы сәяхәт дәвамында саклап тота. Һәр кешенең эчке дөньясы шулкадәр киңкырлы ки, бер генә корал җитми. Тән мөһим корал булса да, бу гына аз… Нәрсә соң тагын эчке кичерешләр, тойгыларны шул дәрәҗәдә чагылдырырга мөмкин: яктылык, медиа, урын, кычкыру, текст, музыка яки сүзме? Әйе. Барысы да бергә һәм тагын нәрсәдер. Нәрсә соң? Без үзебез дә белмибез. Без процесста. Үз-үзебезне яңача күздән кичерү процессында».

Спектакль милли музыка, заманча хореография, сынлы сәнгать һәм цифрлы технологияләрне берләштерә. Әлеге күпкырлы проект нигезенә борынгы төрки-болгар әдәбияты ядкаре «Кыйссаи Йосыф» салына. Спектакльдә биш биюче һәм өч музыкачы катнаша. Биючеләр саны нәкъ биш булуы Йосыф үзе һәм кыйссада исемнәре белән искә алынган аның дүрт абыйларына (Бинъямин, Равил, Йәһүд һәм Шәмгунга) ишарәдер. Спектакльдә хронология тәртибенә буйсынмыйча хәрәкәтләр ярдәмендә поэманың кайбер күренешләре җанландырыла.

Бер күренештә биючеләр түгәрәктә берникадәр вакыт фикер алышып торалар да, шуннан соң пластика ягыннан гаҗәпләндергеч бер «йомгак» хасил итә башлыйлар: берсе арасыннан берсе шуышып йомгакны туктаусыз хәрәкәттә тоталар. Бу күренештә көнче абыйларының алдан килешеп, Йосыфны еланлы коега ташлаулары гәүдәләндерелә, мөгаен.

Икенче күренештә бер биюче башкасына атланып йөри башлый — бу Йосыфның коллыкка эләгүенә ишарә яки коллыкка сатылып, кәрван белән ил гизүләр буларак кабул ителә. Баласын тирбәткән ананы хәтерләткән ике биючедән торган күренеш тә бар. Моннан соң баланың анасына карата баш күтәрү һәм бу мәхәббәттән арынырга омтылулары чагыла. Бу Зөләйханың Йосыфны балигъ булганына кадәр аналарча яратып караулары, һәм Йосыф тарафыннан кызның мәхәббәтен кабул итмәве гәүдәләнгәндер. Башка күренештә бер биюче тирәли башкалары читлек булдыралар сыман — бу Йосыфның зинданга ябылуы булса кирәк.

Спектакльнең үсеше тулысынча биючеләрнең хәрәкәтләренә корыла, әлеге хәрәкәтләрдән этәргеч алып, музыка һәм 3D-мэппинг ярдәмендәге рәсемнәр беренче тапкыр нәкъ тамашачы каршында иҗат ителә. «Кыйссаи Йосыф» поэмасының эчтәлеге Мәскәү тамашачының күбесенә, бәлки, мәгълүм дә түгелдер. Әмма сихри, уйланучан, акрын башланып, спектакль дәвамында эзлекле рәвештә тизләнгән хәрәкәтләрнең бер югары ноктада дәртле шашынган мәҗүсилек йолаларын хәтерләткән күренешкә алып җиткерүе тамашачының игътибарын бер мизгелгә дә җибәрми.

Спектакльнең үсешендә хәрәкәтләрнең үзгә бер нәфислеге дә сокландыра: биючеләр еланнар сыман бер-беренә урала-урала шуышалар да, башка күренештә дәрт белән югары тизлектәге хәрәкәтләр ясый-ясый бииләр. Спектакльдә хәрәкәтләр һәм сүзләр арасы кайбер вакытта югала: хәрәкәтләр сүзгә, сүзләр хәрәкәткә әвереләләр. Бер урында биючеләрнең талашуы югары ноктага күтәрелгәч, тарткалау сүзләренең чираты җитә. Башка күренештә Нурбәк Батулланың мәгънә эзләү турындагы сүзләре киеренкеләнә-киеренкәлә ахыр чиктә хәрәкәтләргә әвереләләр.

Атланып йөрү күренеше бар. Төп игътибар биючеләрнең шәүләләренә төшә башлый. Спектакльнең ахырына якынлашканда бу идея башка төсмерләр белән уйный: биючеләргә беркетелгән датчиклар ярдәмендә хәрәкәтләр проекциясе диварда төрле төсләр белән чагыла башлый. Спектакльнең үсеше шулай ук биючеләр санының вакыт-вакыт үзгәрүе ярдәмендә булдырыла: кайбер күренештә бер башкаручы булса, башкаларында тулы ансамбль катнаша.

Хәрәкәт һәм музыка белән бәйле заманча сәнгатькә карата еш кына «ритуаль» дигән төшенчә кулланыла. Бу очракта әлеге «ритуаллык» турында сүз кузгату өчләтә урынлы. Беренче яктан, мәҗүсилек чорларын хәтерләткән төсмерләр кертү Сүгдәр Лүдүпның үтә дә түбән тавышларга җиткән бугаз җырлавы, кубызда уйнавы һәм туваларның узун жыр стиле (татар озын көенең ерак туганы) ярдәмендә ирешелә.

Икенче яктан, бер күренештә биюче кулында дөңгернең барлыкка килүе борынгы камнарның җеннәр дөньясына сәяхәт кылуларына ишарәдер. Бу күренештә биюченең башкалары белән нәкъ дөңгер ярдәмендә элемтәгә керү дә моңа тагын бер дәлил. Бүтән күренешләрдә «ритуаллык» заманча Аурупа музыкасына хас ритмнар аша хасил була. Моннан тыш синтезатор, микрофоннар, диджей пультларын куллану тавышны эченнән үзгәртү мөмкинлеген ача һәм тыңлаучыны үзе бер ирреаль җиһанга иңдерә. Әлеге ирреаль җиһанның төп җисемнәре — биш биюче. Нәкъ аларның үзара тәэсир итешүләре бу дөньядагы барлык процессларны көйли. 

Спектакльнең исеме «Нәфес». Әлеге исем бирү сәбәпләрен эзләргә ниятләсәң, шундый үзенчәлеккә әһәмият бирәсең. Кыйссадан алынган күп кенә күренешләрдә нәфес проблемасы көн тәртибендә тора, нәкъ «нәфес» идеясе күп күренешләр эчендәге динамиканың асылын тәшкил итә. Нәфесе белән котыртылган кешеләр башта бәхәсләшә, аннары тарткалаша, сугыша, кычкырыша башлый.

 «Нәфес» драматургиясе заманча театрның калыпларына нигезләнә. Мәсәлән, классик спектакльдә кайбер хәрәкәтләр нигезендә киләчәк вакыйганы алдан күреп белү мөмкин булгалый. «Нәфес» тә драматургия коралларының иң беренчесе — ул үсешне көтелмәгәнчә бору. Әкрен хәрәкәтләр озак дәвам иткәч, тамашачы аларның тизләнүен көтә — әмма монда алар бөтенләй тыналар. Сәхнәнең уң ягында спектакль башыннан ук балет костюмы эленеп тора. Караңгылык басу белән биюченең сәхнәдә бар киемен салу һәм сәхнәдә бу костюмны кию — бу драматургия ягыннан гаять куәтле жест. Кинәт ут кабызылуы һәм дүрт биюченең кул чаба башлавы тамашачыны азмы-күпме адаштыргалый. Гадәттә, «кул чабу» тамашачыларга тиз йогучан һәм нәрсәнең дә булса ахырына ишарә бит. Фәкать бу очракта шундый куәтле ике жест, озак эленеп торган костюмны кию һәм «кул чабу», спектакль ахырын түгел, яңа күренешнең башын билгели.

Моннан тыш яңа көтелмәгән бер чишелеш — тамашачылардан кайсыберләрен сайлап алу һәм сәхнәгә мендерү. Кинәт төп герой аларга дустанә үз хәлен тасвирлый, үзен борчыган сораулар белән бүлешә башлый. Һич көтелмәгәндә сүз татар теленә борыла, тизләнә һәм хәрәкәтләргә күчә. Спектакль нәкъ менә үзенең көтәлмәгәнлеге белән тамашачыга һәр мизгеле белән кызык та.

Спектакльнең кереше музыкаль яктан гаять кызык итеп төзелә. Аның төп идеясе — мәҗүсилеккә тугры калган кайбер себер төрки халыкларына хас бугаз җырлавы һәм мөселман мәдәнияте белән бәйле мелодик орнаментларга бай шәрекъ музыкасының үзенчәлекләрен заманча ысуллар белән берләштерү. Берсе-берсеннән гаять ерак торган музыкалар синтезы ярдәмендә яңа бербөтен матдә хасил була. Бу тыңлаучыны татар мәдәнияте белән әкренләп таныштыру сыман күзалланыла.

Чын заманча сәнгать — ул гаять киңкырлы, аның турында гәп кузгалса, йөз күзлектән берсе-берсенә охшамаган фикер туганын ачыклыйсың. «Татар спектакле» төшенчәсе астында күбебезгә классика буларак Галиәсгар Камал театры куелышындагы «Зәңгәр шәл» баса. Шундый күзлектән караганда өлкәнрәк буын кешеләре «Нәфес» турында «тулаем аңлашылмый торган», «спектакль дип атарга авыр булган» әсәр, дип әйтсәләр, бу, әлбәттә, аларның ихтыяры…

Әмма, минемчә, «Нәфес» — ул гади спектакльдән күпкә киңрәк күренеш. Ул Мәскәүнең заманча сәнгать фестивале кысаларында үтү сәбәпле, аның аудиториясе дә күбесенчә нәкъ шундый сәнгать төренә күнеккән яшь кешеләр иде. Чын татар спектакленең Мәскәү заманча сәнгать сөючеләре арасында зур уңышка ирешүе — ул татар мәдәнияте өчен олы казаныш.

источник: https://intertat.tatar/news/culture

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX