Бүген шагыйрь 8.10, язучы, Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марсель Галиевка 75 яшь

       Галиев Марсель Баян улы 1946 елның 8 октябрьендә Азнакай районы Балтач авылында туган.
Үз районындагы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт төзү–монтаж идарәсендә эшли. 1965-1968 елларда әрмиядә хезмәт итә, анда кече авиабелгечләр хәзерли торган хәрби мәктәпне тәмамлый. 1969 елда Марсель Галиев Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә; 1974 елдан 1983 елга кадәр Татарстан Язучылар берләшмәсендә әдәбиятны пропагандалау бюросында әдәби хезмәткәр һәм «Казан утлары» журналы редакциясендә проза бүлеге редакторы булып эшли.
Марсель Галиев шигърият һәм проза жанрында иҗат итә.
Матбугатта аның әсәрләре 70нче еллар башында күренә башлый. 1979 елда «Еллар чалымы» исеме белән мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы, ә 1980 елда ике повестен эченә алган «Ул чакта» исемле проза китабы дөнья күрә.

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX