Габдулла Тукай әдәби музеенда «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре»

   Габдулла Тукай әдәби музеенда «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабын тәкъдим итү кичәсе оештырылды.

Татарстан Милли музее өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалина әйтүенчә, XX гасыр башында әлеге китап бер сыер бәясе торган. Чагыштыру өчен: бушлай белдерүләр сайтында савым сыеры хәзерге вакытта 70-80 мең сум тирәсе тора.

5-10 сум — сыер бәясе дә шул бәя булган. Ул заманда китап кыйбат торган. Бу китап Советлар союзында бер тапкыр да нәшер ителмәгән. Димәк, каршылыклар булмый калмаган», — диде Рәмзия Абзалина.
 
2021 елның ахырында Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» — шагыйрьнең 1914 һәм 1918 елларда Казанда нәшер ителгән, ә 1933 елда Токиода басылып чыккан китабының бүгенге татар алфавитындагы, ягъни кириллицадагы беренче басмасы. Китапта, Габдулла Тукай билгеләп узганча, «халкына калдырырга теләгән әсәрләре» генә тупланган.
 
274064653_1112005376261009_1841994775946839225_n.jpg
 
источник: Татары мира

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX

Консоль отладки Joomla!

Сессия

Результаты профилирования

Использование памяти

Запросы к базе данных