Татарстаның атказанган артисты Рәмзия Закирҗа­нова күпләргә телевизион фильмнар аша таныш. Хәзер ул Кариев театрында хезмәт куя. 

77788866

Кайчан карама, Рәмзия ханым кояш кебек балкый. Шулкадәр энергияне каян ала ул? Бу елмаю астында борчуларга урын калганмы?

– Ничә ел театрда эшлисез инде, Рәмзия ханым?
–1981 елдан. 1992 елга кадәр Камал театрында эшләдем. Аннан күпмедер вакытка китеп тордым. Балалар үстердем. 2007 елда Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында эшли башладым һәм бүгенге көнгәчә шунда.

– Камал театрыннан үз теләгегез белән киттегезме?

– Гаилә белән бәйле хәлләр булды. Шулай кирәк иде.

– Балаларыгыз кем булырга укыды? Артист түгелме?

– Улыма – 34, кызыма 24 яшь. Аллага шөкер, алар сәхнә кешеләре түгел. Улым газ буенча проектлар ясый, кызым туризм өлкәсендә эшли.

– Нигә “Аллага шөкер” дисез?

– Балаларыма мондый тормыш теләмәс идем. Авыр бит…

– Балаларыгыз сездән ерак яшиме?

– Юк, Казанда. Үзебез шә­һәр читендәге Констан­тиновкада бистә­сендә үз йортыбыз белән торабыз.

 – Кариев театрында яңа спек­такль­ләр чыгарасызмы быел?

– Әйе. Гаяз Исхакый­ның “Кәҗүл читеге”ндә әби ролен уйныйм. Хәзер әби инде мин, биш яшьлек оныгым бар бит.

– Ирегез (Ленар Гыйльметдинов – ред.) кайда эшли?

– Ул рус ТЮЗында (Казан яшь тамашачы театры) – баш рәссам. Актерлар йортында театр сезонының ачылу һәм ябылу тантаналары була. Шунда очраклы рәвештә таныштык та, биедек тә, очраша башладык. Мине биергә чакырган иде. Ул елларда ирем опера театрында, мин Камалда эшли идем әле. Шуннан бирле 30 ел бергә без.

– Быел җәйләр ничек узды?

– Йортта торгач, бакчасы да була. Шунда эшләдек, бөтен нәрсәне үстерәбез. Дусларга, туганнарга кунакка йөрдек, алар безгә килде. Петербургка барып кайттык.

 – Сәяхәт итәргә яратасызмы?

– Бик яратам! Әмма хәзер бик йөрмим, табибларым җибәрми. Үпкәдә яман шеш минем. Ул безнең геннардан килә торган авыру. Әтидә, әти ягыннан түтәйдә, бабайда, шул яктан икетуганнарымда да булган. Мин аны вакытында күрми калдым, игътибар итмәдем. Экология белән дә бәйледер, бәлки. Татарстанда иң күп яман чир белән чирләүчеләр Азнакайда, ә мин шул яктан. Бәлки шуның белән дә бәйледер.

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX