7 декабрьдә Түбән Новгородта Тимер юлчылар мәдәният сараенда мәшһүр җырчы Рәшит Ваһаповның 110 еллыгы уңаеннан VII «Онытылган моңнар» фестиваленең гала-концерты була. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

 

1123 620x330

Гала-концертта Түбән Новгород өлкәсенең яраткан җырчылары Тәнзилә Паламарчук, Илдус Харрасов, Диана Галимова һәм «Туган як моңнары» ансамбле чыгышлары көтелә.

Фойеда Рәшит Ваһапов иҗатына багышланган күргәзмә тәкъдим ителәчәк, буклет таратылачак.

Шулай ук биредә Татарстаннан милли бизәкләр белән өс һәм аяк киемнәре, савыт-саба, сувенирлар булачак. Милли ризыклардан авыз итү мөмкинлеге дә каралган.
Гала-концерт кичке сәгать биштә башлана.

«Онытылган моңнар» фестиваленең сайлап алу туры 19 октябрьдә Спас районының Базлово авылы мәдәният йортында узган.

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX