Татарстанның Керәшен мәдәнияте үзәге Казанда 2019 елда эшли башлаячак. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында Татарстанның керәшеннәр җәмгыяте башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова хәбәр итте.
“Бу үзәктә керәшеннәр тарихы, фольклор һәм этнография белән бәйле төрле чаралар уздырылачак”, — диде Людмила Белоусова.
2002 елда керәшен җәмәгатьчелеге Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевка башкалада Керәшен мәдәнияте үзәген булдыру үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. 2008 елда керәшеннәр җәмгыятенә элеккеге “Малайлар хоры гимназиясе” бинасы бирелә. 2016 елда Татарстан Хөкүмәте Керәшен мәдәнияте үзәген төзекләндерү эшләренә бюджеттан акча бүлеп бирә.
Татарстанның инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры урынбасары Станислав Шырыбыров әйтүенчә, ремонт эшләренә 72 миллион сум каралган. Бинаның фундаментны, диварлары ныгытыла, яңа җиһазлар сатып алына. “Элеккеге бинадан монда диварлар гына калды, калганын без барысын да үзгәрттек”, — диде ул.
Людмила Белоусова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә, Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровка рәхмәтләрен җиткерде. “Бу үзәк керәшеннәргә үз мәдәниятен саклап калу һәм яңа буынга җиткерү өчен бик кирәк”, — дип белдерде.
Где в Екатеринбурге и дистанционно выучить татарский язык |
«Мәхәббәттә көч»: в Екатеринбурге дружбу народов закрепили столом согласия |
Просвещаемся, летаем, становимся батырами, танцуем, смотрим кино, спектакли и концерты |
Исламский подход в развитии астрономии |
Татарстанский авангард и андеграунд в позднесоветские годы |
На старинном Татаро-башкирском кладбище Екатеринбурга восстанавливают ограждение |
Начало «татарского» учебного года, Мавлид ан-Наби, «Пояс культур» и старт концертно-театрального сезона |
Какое оно, новое искусство Казани? Уральский взгляд |
Новое искусство Казани, уральский бренд одежды и день татарской культуры: события уходящего лета |
Концерт, игры, скачки и борьба: программа главного Сабантуя Свердловской области |
В Екатеринбурге появится арт-объект, посвященный уральским купцам Агафуровым |
13 июня состоится субботник и начнутся исследования на старинном татаро-башкирском кладбище Екатеринбурга |
Лето начинаем с Курбан байрама, Агафуровских вечеров, Ночи музыки, Сабантуев и пирожков |
Даты Сабантуев в Свердловской области: где проведут, а где отменили |
Медиа eka.tatar 15 лет! Но этот день рождения может стать последним |
Идеи на майские: создаем тюбетейки, готовим печенье, слушаем о блюзе, закрываем сезон концертов и спектаклей |
Узнаем как стать батыром, смотрим кино, концерты и спектакли, рисуем узоры, создаем древо и фестивалим |
Госансамбль песни и танца Республики Татарстан покажет семь концертов в Свердловской области |
Рамадан, концерты, вечеринки и татарский женственный фолк в самый весенний месяц года |
В Екатеринбурге открылся мусульманский центр имени Ризаетдина Фахретдина |
Вспоминаем Джалиля, слушаем песни, делаем изю, читаем Мустая Карима и другие идеи февраля |
Певице и автору песен Земфире исполнилось 45 лет
Издатель и шеф-редактор:
Редактор-корреспондент:
Назлыгуль Ижгузина
*Instagram Meta Platforms Inc. запрещено на территории России