16-18 майда Уфада һәм Бүздәк районында “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасына 10 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар уза.

belesh 1

Ул Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маендагы указына ярашлы, “Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла.

Бүген чара Бүздәк районында дәвам итте. Монда кунаклар тәүдә районның Таулар авылында татарларның рухи-мәдәни тормышы, милли мәктәп эшчәнлеге белән таныша, арытаба район үзәгендә кичкә кадәр “Бәлешфест” милли ризык фестивалендә катнашачак. Үзенчәлекле чара “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы, Бүздәк районы хакимияте, Башкортстан халыклары ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан оештырыла.

Фестивальнең төп максаты — милләтара мәдәни алмашуда Башкортстанда яшәүче халыкларның милли ашларын өйрәнү, саклау һәм үстерү, төрле халык вәкилләрен мәдәни берләштерү, милли кунакчыллык традицияләрен пропагандалау.

Халыклар дуслыгы, гаилә, кунакчыллык, җылылык, бердәмлек, туганлык символы булган бәлеш бәйрәменең “Бәлешфест” фестивалендә төрле халыкларның аш-суы тәкъдим итәләчәк. Бәйрәмнең төп мәйданында татар, башкорт, урыс, чуваш, удмурт, мари, мордва ризыкларын татып карарга, милли көнкүреш кирәк-ярагы, кием-салым, һөнәрчелек күргәзмәләрен карарга мөмкин булачак. Фестиваль кысаларында милли ризыкларның презентацияләре, дегустацияләре, осталык дәресләре, уеннар һәм бәйрәм концерты тәкъдим ителәчәк.

Оештыручылар сүзләренә караганда, быел 80 килограммга якын авырлыктагы зур татлы бәлеш пешереләчәк.

Фестиваль инде дүртенче ел уздырыла. Элек ул «Бүздәк бәлеше» дип атала иде, хәзер инде традицион һәм интернациональгә әверелгән. Узган елда “Бәлешфест” Русия Президенты грантлары фондының федераль грантын алды.

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX