Пророк Мухаммад (да благословит его Всевышний и приветствует) сказал: «Поистине, Аллах (Бог, Господь) запретил спиртное. Кто услышал этот аят [строку из Корана], и у него [есть] что-то из этого, то пусть не пьет и не продает его»
Италиядә татар мәдәниятен популярлаштыру максатларында 2021 елның һөнәри календарена барлыкка килде
Яңа елның якынлашуын күрсәтүче төп билгеләр күренә башлады инде. Кибетләрдә ялтыравык уенчыклар, бүләкләр сатыла торган бүлекләр ачылды. Һәм... киләсе елга календарьлар ясала башлады.
Италиядән дә сөенечле хәбәр килде.
– Татар мәдәниятын таныту максатыннан “Ханым” берлеге үз инициативасы белән 2021 ел өчен профессиональ югарылыкта календарь әзерләде. Ул бүгенге заманда да илһам чыганагы, гүзәллек үрнәге була алган милли кием традицияләренә багышланды. Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарларны, аларның дусларын гына түгел, татар мәдәнияте белән таныш булмаучыларны да күздә тотып эшләдек, – диде ерактагы якын дустыбыз, милләттәшебез Лилия Шәйхиева.
Аның әйтүенчә, бу эш бик күпләрне кызыксындырган. Проектның беренче өлеше татар халык киеме элементлары кергән образлар әзерләү булып, бу биремне үтәүдә ханым-туташлар өчен бернинди чикләүләр булмаган. Кемдер үзендә ядкәр буларак сакланган милли әйберләрне, кайберәүләр милли дизайнерлар һәм осталар хезмәтен кулланган. Үз куллары белән чигәргә алынучылар да табылган. Шулай уртак тырышлык һәм теләк белән татар ханымының милли йөзен ассызыклаучы көндәлек һәм бәйрәмчә кыяфәтләр тудырылган.
Профессиональ фотограф һәм стилист күзлегеннән чыгып, бу милли образларны Франкфурт шәһәре урамнарына да чыгарганнар. Опера театры, банк, Ратуша биналары каршында калфаклы кызларыбыз аеруча сылу һәм гүзәл күренгән.
Календарьда бу проектта катнашкан ханымнарның үзләренә сүз биргәннәр. Аурупаның төрле илләрендә яшәүче татар хатыннары (барлыгы өч: Италия, Чехия, Германиядә яшәүче татар кызлары катнашкан) “Кем мин?” дигән сорауга җавап биргәннәр. Бу хакта Шахри Казан хәбәр итә.
Һәр биттә татарның милли киемнәре белән генә танышырга түгел, моңлы көйләрен тыңларга да мөмкин.
– Мондый календарь заманча яңгырашлы татар көйләре, мәдәнияте, татар теле һәм аһәңе белән танышу мөмкинлеге бирә. Туган җирдән еракта да үзеңне татар итеп, милләтеңнең бер күзәнәге итеп тоясың, 2021 ел өчен “Ханым” татар календаре күп кешеләрнең уртак теләге һәм тырышлыгы нәтиҗәсе буларак туды, - диде Лилия шатлыгын газетабыз белән уртаклашып.
Статьи по теме:
Стартует Всероссийский конкурс «Лучший учитель татарского языка и литературы» |
Болгарский музей-заповедник дистанционно проводит Всероссийский конкурс чтецов на родном языке |
В течение первых суток к первому татарскому онлайн-медресе от ДУМ РТ подключились 2500 «шакирдов» |
«Миллиард татар» сайты татар һәм башкорт телләре турында: Игезәк туганнар кебек |
25 января стартует Первый Всероссийский конкурс для татарских краеведов |
В чем заключается половина веры мусульманина в религии ислам? |
Альфрид Бустанов стал одним из руководителей Института истории имени Марджани в Казани |
28 января в Челябинске пройдет татарская музыкальная комедия «Башмагым» |
Мусульманский блогер Расул Тавдиряков запустил антирасистскую акцию «Я покупаю у мигрантов» |
Рядовой Рамиль Шамсутдинов осужден на 24,5 года за расстрел сослуживцев |
Художнице начали угрожать после публикации рисунков полуодетых людей в башкирских костюмах |
В Татарстане представили новый онлайн-проект «Татар мәдрәсәсе» на татарском языке |
Баки Урманче: «В переписи только один вопрос — о родном языке, остальные — мелочь» |
Төркиянең «TRT AVAZ» телеканалында публицист Габдрәшит Ибраһим турында тапшыру чыкты |
Мөршидә һәм Илдар Кыямовлар журналистика турында «Кыямовлар кыздыра» проектын башлады |
Светлана Швецова: «Наша культура транслирует разные ценности — они вдохновляют меня» |
Перепись населения: как правильно указать национальность и определить родной язык |
В эти выходные в Екатеринбурге состоялась театрально-эстрадная программа «Замандаш» |
«Книга», которую можно слушать: Минниханов анонсировал запуск нового радио |
В столице Татарстана откроется интерактивная выставка, посвященная Минтимеру Шаймиеву |
Сегодня завершается приём заявок на соискание премии имени Мусы Джалиля 2020-2021 годов |
Пророк Мухаммад (да благословит его Всевышний и приветствует) сказал: «Поистине, Аллах (Бог, Господь) запретил спиртное. Кто услышал этот аят [строку из Корана], и у него [есть] что-то из этого, то пусть не пьет и не продает его»
Признание получила после выступлений на казанской радиостанции «Европа плюс»