Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе әлеге җыенны ун елга тәүге тапкыр уздырылганын әйтте.
Бүген УНИКС концертлар залында меңгә якын милләттәш студент җыелды. Алар өчен TED форматында мотивацион чыгышлар һәм концерт программасы күрсәтелә.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова сүзләренчә, әлеге очрашу милләттәш-студентлар өчен оештырылган. «Бүген кырыктан артык вуз җыелды. Алар арасында Башкортстан республикасы, Урта Азия, Кытай, Европа һ.б. яклардан килүчеләр бар, географиясе бик киң. Барлыгы меңгә якын студент килде», — диде ул.
Ленария сүзләренчә, җыелуның төп максаты — студентларны татар шәһәре берләшмәләре белән таныштыру, Казанның татар шәһәре икәнен күрсәтү. «Әлеге студентларны шушы проектлар аша укытып, үстереп, киләчәктә үзебезнең милли кадрлар итеп күрәм. Соңгы ун еллыкта мондый очрашу беренче тапкыр үтә», — дип сөйләде ул.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев бүгенге көнне тарихи әһәмияткә ия дип уйлый. «Кирәкле очрашу. Матур чыгышлар, тәкъдимнәр булды. Иң зур өмет — яшьләрдә. Мин Сезне татар милләте, татар бренды турында сөйләшергә чакырдым. Безне татарлык җыйды. Без укыган вакытта студентларга үз мөмкинлекләрен ачарга мохит тудырырга тиеш», — диде ул.
«Безне татарлык бер-беребезгә җәлеп итәме? Монда нәрсә өмет итеп килгән идем һәм нинди максат белән кайтып китәм дип уйланырга кирәк. Татарлык белән милләт өчен эшләр башкарыйк әле. Күп эшләрне милли телдә ясасак, алга барачакбыз. Үрнәк булырга кирәк. Әгәр дә хезмәт итсәк, шуннан да саваплырак эш булмас», — дип сөйләде Васил Шәйхразиев.
«Ачык университет» проектының ИТ координаторы Райнур Хәсәнов киләчәктә төрле университетлар белән элемтә урнаштырып, аларның бакалавриат, магистратура һәм аспирантура программаларын тулысынча татар теленә тәрҗемә итеп, системага күчереп, диплом бирү мөмкинчелеген тудырасы килүен әйтте.
«Татарстанда милли үзенчәлек, мохит бар. Аны үстерер өчен, „Ачык университет“ проекты кирәк. Татарстанда күп инвестицияләр булу зарур. Лидерларыбызның яхшы сәясәте бизнес өчен уңай шартлар тудыра. Аның нигезе — милли үзенчәлектә. Әмма ул юк. Шуның өчен милли университет кирәк дип саныйм», — диде Райнур Хәсәнов.
Программа ике өлештән торды. ТED форматында кыска мотивацион чыгышлар тәкъдим ителде. Филолог Эльза Нәбиуллина «Тел активизмы» темасы буенча татар телен заманча өйрәнү ысулларын күрсәтте, татар КВН лигасы мөхәррире Руслан Харисов «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасы турында, андагы татарча юмор һәм стереотипларны аңлатты.
«Сәләт» клубы президенты Тимерхан Шәйхетдинов «Татарча Википедия» проекты, блогер Айнур Әхмәтов «Акча эшләү һәм шәхси үсеш ысулы буларак блогинг» темасы буенча татарлар өчен Маслоу пирамидасы һәм продюсер Ильяс Гафаров татар музыкаль лабораториясе, беренче татарча инди-лейбл Yummy music production хакында сөйләде.
Источник: Татар-информ
Узнаем как стать батыром, смотрим кино, концерты и спектакли, рисуем узоры, создаем древо и фестивалим |
Госансамбль песни и танца Республики Татарстан покажет семь концертов в Свердловской области |
Рамадан, концерты, вечеринки и татарский женственный фолк в самый весенний месяц года |
В Екатеринбурге открылся мусульманский центр имени Ризаетдина Фахретдина |
Вспоминаем Джалиля, слушаем песни, делаем изю, читаем Мустая Карима и другие идеи февраля |
Рузиль Минекаев снялся в роли библиотекаря в кино для татарского нетфликс |
Татарские фильмы-новинки в сети, гастроли Буинского театра, знакомства и концерты: что посмотреть и куда сходить в Екатеринбурге в январе Нового года |
Куда сходить уральцам в уходящем году: концерт, фабрика ума, конкурсы и лекция |
«Словно шов соединяет татар страны»: в Екатеринбурге презентовали фильм об уникальном казанском мастерстве» |
В Екатеринбурге проводят единственный в России конкурс исполнителей татарского танца |
На Урале состоятся премьерные показы фильма «Казанский шов» |
Пишем татарский диктант, слушаем лекцию, смотрим танцы, идем на новое кино и много концертов |
14-летнее медиа eka.tatar и татарская «региональная» журналистика |
Татарская молодежь из Екатеринбурга и Качаканара организовала квиз «Башваткыч» |
День Победы, полет на солнце, концерт, татарские экскурсии и квиз, метаморфозы Агафуровых и точечная роспись |
Праздник Ураза байрам, тамбурная вышивка, полеты в Музкомедии, концерты татарской песни, день рождения Тукая |
Казанская группа qaynar на фатирлыке растопила уральские сердца |
День рождения раиса, Салават, Рамадан, Мураками, стендап, уральский соловей и еще несколько мартовских идей |
Татар Екатеринбурга приглашают пройти опрос для научного проекта |
Какой язык считать родным и где изучить татарский в Екатеринбурге |
В Казани презентовали комиксы «Татар хатын-кызлары» |
Издатель и редактор:
*Instagram Meta Platforms Inc. запрещено на территории России