Омски өлкәсенең Большереченски районы Каракүл авылы 15 сәгать эчендә яртылай янып беткән. Барлыгы 14 торак йорт, бер кибет, ун ярдәмчел корылма янган, йортларның мичләре генә утырып калган дип хәбәр ителә.
Янгын 6 май көндезге берләр тирәсендә чыккан. Ут көнбатыштан, коры үлән һәм камышлар аша килгән дип фаразлана. Ике йорт янып яткан вакытта янгын сүндерүчеләр дә килеп җиткән, ләкин көчле җил сәбәпле, ут башка йортларга бик тиз күчкән, аны 15 сәгатьтән генә җиңә алганнар диелә.
Каракүл авылы – борынгы себертатар авылларының берсе, андагы йортлар матурлап бизәкләп эшләнгән тәрәзә яңаклары белән тарихи-мәдәни кыйммәткә ия булган. Моннан тыш, авыл халкының үзенә генә хас гореф-гадәтләре дә сакланган.