Бүген бөтен дөнья мөселманнары иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе — Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр 

31 3

На фото: мечеть Айгуль в городе Берёзовском, Свердловская область

Ural Tatar редакциясе барлык мөселманнарны изге Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлый!

Корбан гаете мөбарәк булсын, һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен! 

Раббыбыз шушы көнне ихластан дога кылырга, корбан китерергә, рухи тынычлык алып, Аның мәрхәмәтенә ирешергә насыйп итсә иде. Аллаһы Тәгалә барлык яхшы гамәлләребезне кабул итеп, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, ике дөньяда да Үзенең чиксез мәрхәмәтен бирсен!

Аллаһы Тәгалә безгә бәхет, сәламәтлек, гаиләләребезгә, илебезгә, тынычлык, иминлек, муллык һәм хәерле бәракәтен иңдерсен. Котлы булсын бөек бәйрәмебез Корбан гаете!

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX