Үзенең спорт казанышлары, дөнья күрүе һәм аның ни өчен татар киемендәге ярышларда чыгыш ясавы турында

31 1

Фото: behance.net 

 

Катнаш көрәш төрендә (MMA) "гладиатор" кушаматы белән чыгыш ясаучы Ринат Фәхретдинов Абу-Дабида узган турнирда көндәшен нокаут белән җиңде. Бу җиңүдән соң ул дөньяда иң дәрәҗәле саналган UFC лигасына чакырылды. Ринат Азатлыкка спорттагы уңышлары, дөньяга карашлары, ни өчен ярышларга "татар" дип язылган, Татарстан төсендәге киемнәр киеп чыгуы турында сөйләде.

Ринат Фәхретдинов Мордовиянең Азюрки авылында туган. Аңа 29 яшь. 2012 елдан башлап катнаш көрәш төре (MMA) белән шөгылләнә.

Быелның 23 гыйнварында Абу-Дабида узган турнирда дөнья рейтингында үзеннән 200 баскыч өстәрәк торган канадалы көндәшен бер минутта нокаут белән җиңеп, дөньяның иң көчле саналган UFC лигасында чыгыш ясау хокукын казанды. Ул хәзер дөнья рейтингында 80нче урында.

Бу җиңүдән соң Ринатка быелның 23 февралендә Лос-Анджелеста UFC лигасында беренче көрәшен уздырырга тәкъдим иткәннәр. Аның әлегә АКШ визасы да юк, тиешле документлар да җыелып бетмәгән. Шуңа күрә бу лигада кайчан көрәшәчәге әлегә билгесез.

Быел Рамазан аена кадәр бер ярышта һәм Рамазан аеннан соң мөмкин кадәр күбрәк ярышта катнашырга уйлыйм, ә инде ярышларда чыгыш ясавым җәрәхәт алу-алмауга да бәйле, ди ул.

Уңышка ирешү өчен 99% тырышлык, 1% талант кирәк
Ринат фикеренчә, уңышка ирешү өчен беренче чиратта теләк һәм аннан соң тырышлык кирәк. "Тормышта бернәрсә дә җиңел генә бирелми. Уңышка ирешү өчен 99% тырышлык, 1% талант кирәк", ди ул.

Ринат Фәхретдиновның UFC лигасына чыгуыннан соң, социаль челтәрләрдә аның бу уңышы зурлап бәяләнсә дә, Татарстанда аның турында бик ишетелмәде. Татарстан спорт министрлыгыннан да котлаучы булмаган.

— Ринат, сезне шушы җиңүдән соң Татарстан өчен чыгыш ясарга чакыручы булмадымы?

— Ачыктын-ачык әйтергә кирәк икән, Татарстан өчен читтә яшәүче татарлар беркемгә дә кирәк түгел. Без Татарстан өчен беркем дә түгел. Әмма без үзебез барыбер Татарстанга тартылабыз. Әйтик, мин үзем Мордовиядән булсам да, татарлар өчен, Татарстан өчен тырышырга кирәк дип гел уйлап йөрим.

Минем фикеремчә, Татарстан — ул аерым бер территория кебек. Татарстан өчен кеше анда туса гына мөһим. Син галәмгә чыксаң да, UFC лигасына күтәрелсәң дә, Татарстанга бу кирәкми. Кызганыч. Әйе, Татарстанда аерым кешеләр синең өчен борчыла, ярдәм итәргә тырышырга мөмкин, әмма Татарстан хөкүмәтенә без кирәк түгел.

— Уңышка ирешкән спортчыларны нигә шулай кирәксенмиләр дип уйлыйсыз?

Татарстанда күбрәк җырчы-биючеләрне яраталар, ә без алар арасына кермибез
— Татарстанда күбрәк җырчылар һәм биючеләрне яраталар бит. Әмма кызганыч, ә бәлки бәхеткә, без алар арасына кермибез. Без милли рухны дөньяга яхшы яктан күрсәтергә телибез. Бездә татарларны җырчылар, биючеләр итеп кенә күз алдына китерәләр. Бер татар кешесе үзен көрәшче итеп күрсәтсә, әйләнә-тирәдәгеләр, сез шундый спорт төрләрендә дә бармыни дип аптырыйлар. Мин шулай дип әйткәннән соң сәерсенәм. Безгә кешеләрнең стереотипларын үзгәртергә кирәк.

— Чакырсалар, Татарстан өчен чыгыш ясар идегезме?

— Әлбәттә. Тәкъдим була икән, нигә килмәскә. Без бит Татарстанга тартылабыз. Әмма безне анда кабул итмиләр. Мордовия дә, Татарстан да минем өем кебек. Әмма без Татарстанда беркемгә дә кирәк түгел. Мин ничек бар, шулай әйтәм.

— Ринат, Татарстанда туып үсмәсәгез дә, киемегездә "татар" сүзе, Татарстан байрагы төсләре күренә. Футболка, шортыда кызыл, ак, яшел төсләр бар. Бу очраклымы, әллә Татарстан төсләрен махсус сайладыгызмы?

— Бу махсус шундый төсләр. Мин татар яшьләренең бераз йокыдан уянуын телим. Спорт белән шөгыльләнсеннәр иде дип телим. Җыр-бию белән генә булмый. Мин зур спортта татар фамилияле кешеләрнең күбрәк булуын телим. Безнең милләтебез сәламәт булырга тиеш.

Мин гап-гади авыл малае һәм үз тырышлыгым белән UFC лигасына күтәрелдем. Мине беркем дә артымнан төртмәде. Мактанып әйтмим моны. Аллага шөкер кылам бу уңышыма. Алга таба карьерам ничек булыр, хәзергә әйтә алмыйм, әмма бу лигага эләгүем дә инде зур уңыш дип саныйм.

Кайдан булуым мөһим түгел, иң мөһиме — минем татар кешесе булуымны аңласыннар
Мин татар яшьләренең менә шушындый уңышларга карап үзләренең дә уңышка ирешүен телим. Көрәшкәндә Татарстан төсләрен күрсәтүемнең максаты менә шул. Татар булуымны күрсеннәр, белсеннәр дип теләвем бу. Кайдан булуым мөһим түгел, Татарстаннанмы, Мордовиядәнме, Африкаданмы, иң мөһиме — минем татар кешесе булуымны аңласыннар.

Әлбәттә, беренче чиратта без — мөселманнар һәм аннан соң татарлар. Һәм һәр кеше үз милләтенең яхшы дәрәҗәдә булуын тели. Мин үз милләтемнең патриоты һәм үз милләтем егетләренә нинди дә булса мотивация бирәсем килә. Менә бу язманы укыгач та, кемдер спорт залына барып шөгыльләнә башлый икән, димәк без дә нинди дә булса яхшы эш эшләгәнбез дигән сүз. Бу мине сөендерә.

— ​Сезнең кумирыгыз бармы?

— Мөселманнарда бер генә кумир бар, ул да булса — Мөхәммәт пәйгамбәр. Бездә аннан башка кумир булмаска тиеш. Ә спортчылар арасында мин якыннан күзәтеп барган спортчы — әлбәттә инде Хәбиб Нурмөхәммәтов. Мин аны нигә якын итәм, беләсезме? Чөнки ул да минем кебек авылдан чыккан, үз тырышлыгы белән зур уңышларга ирешкән егет. Әмма ул минем өчен кумир түгел, тагын бер кат әйтәм.

 

— ​Әгәр шулай туры килсә, сез Хәбиб белән көрәшер идегезме?

— Юк. Беренчедән, миңа аның кебек булырга әле ерак. Икенчедән, безнең авырлыклар туры килми. Өченчедән, ул — минем кардәшем. Без бик яхшы аралашабыз. Минем өчен кешечелек үзенчәлекләре спортка караганда әһәмиятлерәк. Без беренче чиратта үзебезнең кеше булуыбызны онытмаска тиешбез. Аннан соң гына без — спортчы.

— Соңгы турнирда көндәшегезне нокаутка җибәреп җиңгәннән соң, социаль челтәрләрдә сезгә карата тәнкыйть сүзләре дә булды. Мөселманлыкта башка сугарга ярамый дип әйтүчеләр булды. Сез бу тәнкыйтькә карата ниләр әйтер идегез?

— Ислам динебездә ярамаган әйберне мин беркайчан да кире какмыйм. Һәм шуңа күрә мөселманнар белән көрәшмәскә тырышам. Әмма моны кайберәүләр көнчелектән чыгып әйтә.

— ​Рингка чыкканда нәрсә уйлыйсыз?

— Җиңәргә дип кенә уйлыйм. Башкача уйларга ярамый. Без үзебезнең җиңүебез белән мөселманнарга, татарларга үрнәк булырга тиешбез.

— ​Сез, мин —​ беренче чиратта мөселман, аннары гына —​ татар дисез.

— Әйе. Татарлар бит алар бөек милләт. Әлбәттә үз милләтеңне белергә кирәк. Нигә бөек миләт, чөнки татарлар — мөселманнар. Ничә гасыр элек мөселманлыкны кабул иткәннәр.

— ​Ринат, сезнең татарчагыз бик яхшы, Татарстаннан читтә яшәсәгез дә, татар телен яхшы беләсез.

— Без кечкенә чактан ук гаиләдә бары тик татарча гына сөйләштек. Хәзер инде татар телен балама өйрәтәм. Турысын әйтим, минем хатыным татар түгел, әмма мин аңа өйләнгәндә алдан ук әйтеп куйдым, балаларым татарча белергә тиеш дидем.

— ​Сез Татарстандагы хәлләрне, татарларга кагылышлы вакыйгаларны күзәтеп барасызмы? Сезне иң нык борчыган проблем нинди?

— Беләсезме, безнең татарлар бик көнче. Көнчелек тә ике төрле була бит. Яхшы көнчелек һәм начар көнчелек. Мин, мәсәлән, татар кешеләрендә 5-6 бала булса, аларга ак көнчелек белән карыйм. Ә кайберәүләр начар көнләшү белән карый. Мин бар кеше дә шундый дип әйтмим. Һәр милләтнең үзенчәлекле сыйфатлары бар. Әмма без, татарларда, менә шул көнчелек бик көчле.

— ​Татар теленә карата бигрәк тә 2017 елдан соң көчле басым башланды. Мәктәпләрдән татар телен кысрыклап чыгардылар. Татар теленә карата булган мондый басымнарны күзәтеп барасызмы? Киләчәктә татар теле белән ни булыр икән дип уйлыйсызмы?

— Бу, беләсезме, беренче чиратта татарларның катнаш никахта яшәве нәтиҗәсе. Татар телен өйрәнү, аны саклау эше беренче чиратта кешенең үз гаиләсеннән башланырга тиеш, минемчә. Һәрберебез үз әйләнә-тирәсендә дә татарча сөйләшергә тиеш. Татар телен беренче чиратта үзебез сакларга тиешбез. Аннан соң әкренләп башкалар да моны аңлый башлар дип уйлыйм.

 

Статьи по теме:

Многократный чемпион по единоборствам Ринат Фахретдинов ушёл из ММА в регби

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX